Бөек Ватан сугышында минем бабам

Мин үземнең бабам Миргазиян Вильданов турында сөйлисем килә. Яшь булуына карамастан, ул сугышка бик күп батырлыклар күрсәтә. Безнең иң яраткан  кешебез, дигәннәр разведка сугышчылары һәм командирлары Миргазиян Вильданов турында сүз чыкканда.

       Миргазиян яшь, аңа әле нибары егерме. Шулай да аның даны көнләп үсә. Ул тәҗрибәле сугышчы булган. Безнең разведчикларның бронетранспортёры дошман   тылына үтеп керү белән, пулемётчы Вильданов дошманны сизгер күзәтә. Разведчикларның юлын бүләргә тырышкан фашистларны менә шул чагында ефрейтор Вильдановның пулемёты  кыра, дистәләгән кабәхәт фрицлар үзләренә кабер табалар.

Татарстан улы Миргазиян Вильданов үз Республикасын чиксез яраткан.

  • Бездә нинди гүзәл фабрикалар, заводлар бар, - дип сөйли торган булган ул еш кына үзенең иптәшләренә. – Сугыш беткәч, Казанга рәхим итегез, үз күзләрегез белән күрерсез, - дип сагынган ул үз илен.

Сугышкан батырлыклары өчен ефрейтор Вильданов “Иң яхшы разведчик” дигән значок белән бүләкләнә. Куркусыз разведчик немец фашистын, басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен элек өченче дәрәҗә дан ордены белән бүләкләнә. Батыр пулемётчы гитлерчыларга каршы көрәштә үзен кабат күрсәтә. Үзенең часть командиры аңа яңадан лаек бүләк – икенче дәрәҗә дан ордены тапшыра.

Геройлар даны мәңгелек! Беркемдә, бернәрсә дә онытылмас!

      Бүген һәркайсыбызның күңеле бер уй, бер теләк белән сугарылган! Туган илебез туфрагын дошман танклары таптамасын, күкләребез гел аяз, ил-көннәребез имин булсын!

 

 

Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«Югары Мактама төп белем бирү мәктәбе»нең

9 нчы сыйныф укучысы Асадуллина Р.И.

(җитәкчесе: Закирова Минзилә Әсгать кызы)

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918059
Язык: 
Татарский