Бөек шәхес

Шәһәребезнең 104 еллык бай тарихы булган 1 нче мәктәп елъязмасында үзенең тирән эзен калдырган шәхесләр - Бөек Ватан сугышы ветераннары  турындагы мәгълүматлар белән таныштыруны дәвам итэм.

Районның киң җәмәгатьчелеге теләге белән1нче шәһәр урта мәктәбе урнашкан урамга мәктәпнең элеккеге мөдире (директоры)–мәшһүр Мирза Таһиров исеме бирелде. 2015 елның 9 декабре көнне Әлмәт шәһәрендә тагын бер күркәм вакыйга булды. Мәктәп диварына Татарстанның атказанган укытучысы, Ватан сугышы ветераны, Ленин һәм III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры Мирза Каюм улы Таһиров истәлегенә такта эленде.

Әлмәт шәһәренең 1нче уртамәктәбе Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елгы 3 март карары нигезендә «М.К.Таһиров исемендәге 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбе» дип атала башлады.

Мирза (Мирзаҗан) Каюм улы 1909 елның 1 августында хәзерге Чүпрәле районы Чокалы авылында ишле гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе Каюм мулла дөнья куйганда, аңа әле 9 гына яшь була. Мирзаҗанга 1922–1925 елларда хәзерге Буа шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнергә туры килә. Бабасы, 86 яшьлек укымышлы, киң карашлы Таһир мулла, җәяүләп хаҗга чыгып китә. Шушы изге юлның 100 чакрымын үткәч, авырып вафат була. Шул тирәдәге авыл халкы аны авыл зиратына җирли һәм каберенә чардуган кора, ул урынны «Изге бабай кабере» дип йөртәләр.

Мирза Каюм улы 1925–1929 елларда Казан педагогия техникумында белемалгач, үзенең туган төбәгендә география фәнен укыта, мәктәп мөдире булып эшли. Ул 1935 елның 1 сентябреннән 1940 елның августына кадәр Казанның 35 нчемәктәбендә география укыта һәм читтән торып Казан педагогия институтында белем ала.

Мирза Каюм улы 1940 елда гаиләсе белән Әлмәт авылына күчеп килә һәм 1 нче мәктәптә укучыларга белем бирә башлый. 1941 елның 20 сентябрендә фронтка китә, ә 1942 елның язында фронтта каты яраланып, бер күзен югалтып, госпитальләрдә озак дәваланып, Әлмәткә кайта. Яралары төзәлеп бетмәвенә карамастан, ул яңадан мәгариф өлкәсендә эшен дәвам итә.

Мирза Каюм улын 1942 елның декабрь аеннан мәктәп мөдире итеп билгелиләр һәм бу вазифаны ул 1943–1950 елларда һәм 1955–1970 елларда башкара. Мирза Каюм улы Әлмәт шәһәре 1нче мәктәбенең данын шәһәр һәм район эчендә генә түгел, республика күләмендә дә югары дәрәҗәгә күтәрә. Ул киң карашлы тәрбияче, таләпчән җитәкче, шул ук вакытта укучылар, укытучылар өчен кайгыртучан, кешеләргә карата игътибарлы шәхес була. Ул үз эшенә нык бирелгән педагог буларак, алга куелган максатларына ирешүдә армый­талмый, ял вакытын да кызганмыйча хезмәт итә.

Мирза Каюм улының халык алдындагы хезмәтләре үзе исән вакытта ук югары бәяләнә: III дәрәҗә Дан ордены (1957), «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе (1960), Ленин ордены (1960), «РСФСРның атказанган укытучысы» (1960) исеме бирелә, дистәләгән медальләр, мактау грамоталары белән бүләкләнә. Әлмәт урта мәктәбендә 30 ел, мәгариф өлкәсендә җәмгысе 40 ел эшләп, 1970 елда лаеклы ялга чыга.

1976 елның 5 маенда Әлмәт районы һәм шәһәре халкы, мәктәпне тәмамлаган укучылары Таһиров Мирза Каюм улын зурлап соңгы юлга озаттылар.

     Күренекле җитәкченең, талантлы педагог һәм бөек шәхеснең исеме шәһәребез һәм районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган.

 

 

 Гимадиева Илсөя Илдар кызы

М.К.Таhиров исемендәге №1 урта мәктәп укытучысы

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918048
Язык: 
Татарский