Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы

    Минем карт бабам Асылгәрәй улы Зәйтүн 1924 нче елның 20 нче маенда туа. Белем мәктәбен ул авыл мәдрәсәсендә ала. Әмма тормыш авырлыклары аңа эзлекле һәм дәвамлы белем алырга мөмкинлек бирмиләр. Мәктәпне тәмамлагач, кыр эшләре белән шөгыльләнә. Карт әбиемә, Махирәгә өйләнә. Аларның  4 балалары туа, бер малай һәм өч кыз.

    Матур гына тормыш иткәндә, тыныч хезмәт дәрте белән янып, илен яңадан-яңа уңышлар белән куандырып торган халык туфрагына Гитлер Германиясенең кара тәреле танклары үрмәли,  авылларыбыз,  шәһәрләребез өстендә бомбалар, туплар шартлый. Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы күтәрелә.

    1941 нче елның июнь көннәрендә башланган бу сугыш минем бабамны да тынычлыкта калдырмый. Ул үзе теләп фронтка китә. Сугыш кырларында батырлыклар күрсәткәндә аягын пуля  җәрәхәтли. Аңа госпитальдә даваланып чыгарга туры килә, ләкин тиз арада савыгып, кире фронтка китә. Ватанныбызны  саклауны дәвам итә. Советлар Союзының барлык татар егетләре белән бергә дошманга каршы көрәшә. Җиңү һәм көрәш юлы озын, авыр була. Ләкин батыр бабаларыбыз әнә шул юлны дан белән уза.

    Сугыш беткәч, бабам  авылда кыр эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә. Минем карт бабам көчле, батыр кеше була.  Явыз дошманны Ватанныбыздан куып чыгаруда батырлыклар күрсәткәне өчен аныңхәрби бүләкләре: медальләре кала. Карт әбием сөйләгәнчә, карт бабаем беркайчан да бәйрәм салютларына чыкмаган, чөнки ул бәйрәм салютлары сугыш чорындагы бомба шартлауларын исенә төшерә торган булган.

  Бабам 1999 нчы елда вафат була. Мин бабамны күрмәсәм дә, ул минем күңелемдә мәңге сакланыр.

 

 

Саримова Руфина,

20 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918098
Язык: 
Татарский