Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы

p     Хузин Миннирахман Хуҗи улы 1908 нче елның 14 нче апрелендә дүрт балалы, крестьян гаиләсендә туа.Ул вакытта эле мәктәпләр булмаган. Шуңа/p pкүрә, балаларга кырларда, бакчаларда төрле авыр эшләрне эшләргә туры килгән. Бабам кече яшьтән бик күп авырлыклар күреп үскән./p p      1941 нче елның 22 июнендә иртәнге дүрттә сугыш башланган дигән хәбәр килә. Беренче көннән бабам сугышка китә. Миннирахман бабам сугышта/p pберничә тапкыр каты яраланып госпитальгә эләгэ. Госпитальдән терелеп чыккач, тагын сугышка китә. Бабам сугыштагы батырлыклары өчен медаль,/p pорденнар белән бүләкләнә. 1945 нче елның 9 маенда туган якларына әйләнеп кайта./p p     Алар әбием Мәрфуга белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Дүрт баласы бер- бер артлы үлеп бетә. Уртанчы кызлары Рәзинә генә исән кала. Бабам һәм/p pәбиемә бик күп авырлыклар күрергә насыйп була. Кызлары бабам белән әбиемне соңгы көннәренә кадәр карап, тәрбияләп тора. 1972 нче елның 4 нче/p pнояберендә бабай каты авырып вафат була./p p /p p /p pЛатыпова Рания,/p pТүбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең/p p11 нче сыйныф укучысы/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918097
Язык: 
Татарский