Батырлык үлемсез

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге эшне дәвам итү максаты беләнМ.К.Таhиров исемендәге №1 урта мәктәптә дә сыйныф сәгатьләре, Батырлык дәресләре даими үткәрелә. Узган атнада алар “Катюша”ларның беренче командиры, полковник, Бөек Ватан сугышы герое Барый Абдулла улы Йосыповның тууына 120 ел тулуга багышланган иде. 

Илебез тарихында онытылмас эз калдырган шәхесләр бихисап. Ләкин алар арасында аерым игътибарга лаек якташларыбызның да  булуы күңелдә горурлык хисләре уята

  Барый Абдулла улы  Йосыпов 1903 елда Әлмәт авылында туа. 1919 елда, ул беренчеләрдән булып, комсомолга керә һәм кызылармеец була. Оренбургта  укый , Казанда космонавтлар курсларын тәмамлый, Томск шәһәрендә взвод командиры булып хезмәт итә. Красноярск шәһәрендә артиллерия мәктәбендә укый. Аны тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренә җибәрелә. Яшь офицер соңрак Казанда курслар уза һәм шуннан Төркмәнстанның Кушка шәһәренә басмачлар белән сугышка җибәрелә. Аннан кайткач,  кызыл командир Татарстан халык комиссарларының Почет грамотасын ала. Томск шәһәрендә пулемётчиклар взводы командиры була, ә аннары Уфаның артиллерия мәктәбендә взвод командиры була. 1934 елда Рязань шәһәренең артиллерия училищесенә девизион командиры итеп күчерелә.

Бөек Ватан сугышы башланганда, 1941 нче елның 22 нче июнендә Барый Йосыпов Баш командованиеның гаубица  артиллерия полкының командиры вазифасын үти. Сугыш башлангач, Барый Йосыповка иң авыр участоклар йөкләнә, чөнки сугышка кадәр үк ул зур хәрби хезмәт юлын үткән була. Дәүләт Оборона комитеты приказы белән гвардия миномёт частьләре фронт штабына берләштерелә һәм шундый штабларның берсенә Йосыпов начальник булып куела . “Катюша”- реактив снарядлар җибәрүче яңа төрдәге установкалар була. Барый Йосыпов шушы “Катюша”лар белән җитәкчелек итә. Бу Катюшалар залпыннан Гжатск янында гитлерчылар күп югалтулар кичерә. Алар мондый яңа коралларны әле күргәннәре булмый һәм алга барудан туктап калалар. Фашистлар бу яңа установкаларны “ тәмуг иттарткычы” дип атаганнар.  Нарофоминск янында Йосыпов гаскәрләре яңа манёврлар кулланалар. Мәскәү өчен барган сугышларда  Рокоссовский җитәкләгән 16 армиягә ярдәмгә киләләр. “Катюша”лар Мәскәүне саклауда зур өлеш кертә. Полковникның хәрби көндәлегендә шундый юллар бар: “11 декабрьдән 13 декабрьне кертеп безнең группа 200ләп Мәскәү яны торак пунтктларын азат итте”.

1942 елның январь аенда Йосыпов гаскәрләре биш дивизиядән торган “Катюша”лар белән Старая Русса янында сугыш алып баралар. Ләкин бөтен юллар кар белән тулган, буран, установкаларны алып барырга мөмкин түгел. Төнлә белән уйламаган җирдән немец танклары килеп чыга, сугыш башлана. Йосыповның гаскәрләренә каршы килеп чыккан танкларга  белән сугышырга туры килә. Барый Абдуллович үзенең янына килеп җитә язган танкка граната ыргыта, танк шартлый , ләкин Барый Йосыпов та бик каты яралана.  Ул бер күзсез кала, башы яралана. Барысы да Барый Йосыповны һәлак булган дип уйлыйлар, башка  һәлак булган сугышчылар белән бергә үзләренең командирларын да җирләргә тиеш булалар. Ләкин аның Корчагин фамилияле шоферы полковникны җирләттерми һәм аны бер өйгә кертеп, кырыена сакчы куялар. Менә шунда инде полковникның исән икәнлеге ачыклана. Санитар самолёт белән Йосыповны Мәскәүгә, үзәк госпитальгә озаталар. Анда аңарга  профессор Тихомиров күп авыр операцияләр ясый. Шунда ук Мәскәү өчен барган сугышлардагы батырлыклары өчен Ленин ордены белән бүләклиләр. Танылган скульптор Вера Мухина,  госпитальгә килеп, Барый Йосыпов белән таныша,  геройның бронза сынын ясый. Ул бүгенге көндә Мәскәүдә Третьяков галлереясендә саклана. 1946 елда бу бронза сынны Әлмәткә Барый Йосыповка багышланган кичәгә китерәләр. Язучы К. Алтайский үзенең “ Подвиг (Батырлык)” исемле китабында Барый Йосыпов белән очрашканнан соң алган тәэсирлэреннән чыгып, аның язмышы турында яза. Госпитальдән соң Йосыповны фронтка җибәрмиләр. Ул булачак артиллеристларны укыту училищесына җибәрелә. Фронтка командирлар әзерли .

Сугыш беткәч, Барый Йосыпов лаеклы ялга китә. Партия оешмаларында җитәкче булып эшли. Яшьләр белән бик күп очрашулар уздыра, лекцияләр укый. Сугыштан соң  Мәскәүдә яши. 1981 елның 23 мартында вафат була. Ул Мәскәүнең Кунцево зиратында җирләнгән.

 

 

Гимадиева Илсөя Илдаркызы

М.К.Таhиров исемендәге №1 урта мәктәп укытучысы

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918212
Язык: 
Татарский