Минем гаиләм язмышында дәһшәтле сугыш еллары

Минем карт бабам Гыйләҗетдинов Сәгадәт Габдрахман улы 1924 елның 5 нче июнендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Белемен авыл мәктәбендә ала. Анда 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә керә, кыр эшләре белән шөгыльләнә.

Шулай тормыш гөрләп барган чакта, 1941 елның матур июнь көннәрендә иртәнге сәгать 4 тә Германия гаскәрләре Советлар Союзының чикләрен үтеп чыгалар. Минем карт бабамны да дәһшәтле сугыш читтә калдырмый. 1942 елның июнендә 18 яшьлек Сәгадәт район военкоматыннан сугышка мобилизацияләнә. Шул ук елны генерал Чуйковның 62 нче армиясендә 226 нчы Гвардия атучылар полкында хезмәт итә. 1942 елның 17 июлендә Сталинград сугышы башлана. Анда ул разведчик булып хезмәт куя. 1943 елның 3 августыннан башлап, 37 Гвардия полкының составында Курск дугасында дошманнар белән сугыша. 1943 елның көзендә көнбатыш Украинада разведчик булып йөри һәм приказ үтәгән вакытта снарядка юлыга. Снаряд кыйпылчыклары бабамның калак сөяген, эчен, аркасын җәрәхәтли. Бик авыр хәлдә госпитальдә айлар буе ята, операцияләр кичерә. 1944 елның маенда шушы җәрәхәтләр аркасында инвалид булып буш өйгә кайта, чөнки әти-әнисе инде үлгән була. Бабам сугыштагы хезмәтләре өчен күп төрле медальләр белән бүләкләнә.

1947 елның 6 мартында карт әбиемә Гыйләҗетдинова Миңлегаян Зиннәтулла кызына өйләнә. Аларның 4 балалары туа, 2 кыз һәм 2 малай. Ничек булса да тормыш алып барырга кирәк дип, бабам шоферлыкка укый һәм гомере буе диярлек шофер булып эшли. Алтмыш яшенә җиткәч, мәчеткә йөри башлый һәм авылның мактаулы мулласы була.

Шулай матур гына тормыш иткәндә, 1979 елның 25 декаберендә Әфган сугышы башлана. Бу сугыш та Гыйләҗетдиновлар гаиләсен читтә калдырмый. 1981 нче елда аларның төпчек уллары Гыйләҗетдинов Әлфис Сәгадәт улы армия сафларына җибәрелә һәм Әфган сугышына эләгә. Анда ул десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Ике ел узгач, 1983 елда өенә кайта. Аның да күп төрле медальләре бар. Хәзер ул ветеран.

1995 елда карт бабамның калак сөягенә кабат операция ясыйлар, снаряд кыйпылчыкларын алып бетерәләр һәм, ниһаять, аның уң кулы тулысынча эшли башлый.

Карт бабам 2008 елның 1 нче октябрендә,Өлкәннәр көнендә вафат була.

Карт бабам белән карт әбиемнең хәзерге вакытта 4 баласы, 8 оныгы, 10 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының балалары бар.

 

 

Гатина Аделя Айрат кызы,

Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның

туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918281
Язык: 
Татарский