Алар илгә Җиңү алып кайттылар!

Сөләй урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында эзләнүләрне дәвам итәләр. 9 нчы сыйныф укучысы Гайфуллина Илүзә Рәфис  кызы да бабасы турында язып килгән.

“Бөек Ватан сугышы башлангач, илебезнең ир-егетләре сугышка китә. Аларның барысы да   туган якларына әйләнеп кайта алмый. Күбесе  сугыш кырларында ятып кала, ә күбесе  хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелгән. Әнием яклап бабам Ханипов Мөхәммәт Шамил улы1909 нчы елда Әлмәт районы Бишмунча авылында туган.  Утызынчы еллар ахырында хатыны белән Чиләбе якларына эшкә китә. Шунда 3 баласы туа, үзе машинист булып эшли. Сугыш башлану хәбәре килү белән, бабай да сугышка китә. Хатыны балалары белән туган  нигезләре булган Бишмунча авылына  кайта. Ул вакытта тылда да бик авыр була. Хатын - кызлар, карт-коры ,балалар - барысы да колхоз эшенә үзләре җигеләләр. Җитмәсә, һәр көн саен диярлек авылга сугышка киткән ирләрнең үле хәбәрләре килеп тора.Минем  бабайның үз куллары белән язган бары тик ике хаты килгән. Күпме генә өзелеп көтсәләр дә, аңардан  бүтән хәбәр булмаган. Ул хәбәрсез югалган. Бабам турында башка мәгълүматлар булмаса да, ул минем өчен һәрвакыт герой булып калачак. Илебезгә җиңү алып кайтуда бабамның өлеше дә зур.

     Сугыш хатирәләре, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен  кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне бөтен кеше олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде”.

 

 

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”нең

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918280
Язык: 
Татарский