Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Тәслия  Гариф кызының да гомер юлы  сикәлтәсез, җиңел генә үтми. Бөек Ватан сугышы башланганда Тәслия  әбигә бары тик  8 яшь була. 1941 елның декаберендә әтиләре сугышка китә, ләкин исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насып булмый. Әниләре Әсма апа кулында  3 бала ятим кала. Ул аларны берүзе аяккка бастыра. Тәслия апага да җиңелләрдән туры килми, ул 12-13 яшьләрендә үк апасы белән бергәләп колхозга эшкә йори башлый. Сугышка киткән иң якын кешесе әтисен, бер туган абыйсын югалту ачысында татырга туры килә .

1955 елда Тәслия Гариф кызы Файрукшин Минсагир белән тормыш корып  җибәрә. Тормыш иптәше Минсагир абый белән бергә гомер итеп дүрт кыз,  ике малай үстерәләр. Гайлә тормышында Тәслия апага шатлыклар белән бер-бер артлы кайгыларны да күп күрергә туры килә. Бер-бер артлы ике баласы фаҗигале төстә вафат булалар.

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы, ак күңелле Тәслия әбинең авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызлары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик канәгать әбекәй. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые, таяныр терәге янынды кызы Җәмилә бар, ә калган балалары, оныклары хәлен белешеп кенә торалар. Юбилей көнедә дә аңа сәләмәтлек, җан тынычлыгы киләчәктә дә якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүен теләп калабыз.

 

 

Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918446
Язык: 
Татарский