Бөек Ватан сугышы: нәтиҗәләр

Рәсми рәвештә Бөек Ватан сугышы 1955 елның 25 гыйнварында гына тәмамлана. Нәкъ менә бу көнне «СССР һәм Германия арасындагы сугыш халәтен туктату» турындагы боерык чыга. Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихындагы иң зур, иң канкойгыч сугыш.
26,6 млн. кеше һәлак була (бәрелешләр дәвамында үтерелә, яралар-авырулардан һәлак була, хәбәрсез югала, әсирлектә вафат була һ.б.); шуларның 20 млн. тирәсе – ир-атлар. Сугыш ахырына 1923 елга кадәр туган ир-атларның 3%ы гына исән кала.
СССР территориясендә 1710 шәһәр һәм шәһәр тибындагы поселоклар җимерелә, яндырыла; 70 меңнән артык авыл, 31 меңнән артык сәнәгать предприятиеләре, 13 мең күпер, 65 мең чакрым тимер юлы бетерелә. СССР экономикасына килгән материаль зарар 678 млрд. сум дип бәяләнә. Бу санга сугышны алып бару өчен киткән чыгымнар һәм немец оккупациясе территорияләреннән килми калган керемнәр кертелми.
СССР материаль байлыкларының 30%ы юкка чыга;
Сугыш барышында 40 мең дәвалану оешмалары, 43 мең китапханә һәм 84 мең төрле типтагы уку йорты юкка чыгарыла. Болар барысы да исән калган халыкның яшәү шартлары начараюга китерә;
Советлар Союзы яңа территорияләргә хуҗа булып кала, дөньяда аның сәяси-иҗтимагый абруе арта. СССР армиясе сугыш беткән дәвергә дөньяның иң зур армиясе исәпләнә – 11 млн. кеше үзләрен кызылармеец дип атап йөртә.

Фатыйх Кәрими исемендәге мемориаль музей

(Тулырак: http://yalkyn.ru/news/shahes/b-ek-vatan-sugyshy-faktlarda)

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918467
Язык: 
Татарский