Безнең герой якташларыбыз

       Мәктәбебездә Бөек Ватан сугышына багышланган Батырлык дәресләре, сыйныф сәгатьләре, чаралар мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда үткәрелә. Март аенда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гатауллина  Г.Ә якташыбыз  Барый Йосыповка багышланган Батырлык дәресе үткәрде. Дәрес дәвамында укучылар якташыбызның тормыш юлын һәм батырлыкларын өйрәнделәр.  Башлангыч сыйныф укучылары “Бөек Ватан сугышы бүлеге” белән дә таныштылар. Югары сыйныф укучылары Б. А.Йосыпов турында эзләп тапкан мәгълүматлары белән уртаклаштылар.

       Барый Абдуллович Йосыпов 1903 елда Әлмәт авылында туа  Бөек Ватан сугышы башланганда, 1941 нче елның 22 нче июнендә, Барый Йосыпов Баш командованиеның гаубич артиллерия полкының командиры була. Сугыш башлангач,  Барый Йосыповка иң авыр участоклар йөкләнә, чөнки сугышка кадәр үк ул зур хәрби хезмәт юлын үткән була. Дәүләт Оборона комитеты приказы белән гвардия миномёт частьләре фронт штабына берләштерелә һәм шундый штабларның берсенә Йосыпов начальник итеп куела. “Катюша” реактив снарядлар җибәрүче яңа төрдәге установкалар була. Барый Йосыпов шушы “Катюша”лар белән җитәкчелек итә.

        Укучылар герой якташыбыз Барый Йосыпов турында  күп мәгълүмат белделәр һәм үзләре өчен зур ачыш ясадылар: “Якташларыбыз ил күләмендә дан тоткан кешеләр. Без алар турында онытырга хакыбыз юк!”

 

 

 

Гатауллина Гөлнара Әнвәр кызы, 

“Р.Г.Галеев исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918503
Язык: 
Татарский