Алар илгә Җиңү алып кайттылар!

       Сөләй урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында эзләнүләрне дәвам итәләр. 7 нче  сыйныф укучысы Әхмәтшин Илдар Руслан улы  да бабасы турында язып килгән.

       “Әтиемнең бабасы, Сөнгәтуллин Сәгыйть Зәкиулла улы,  1923 нче елның  1 нче гыйнварында Лениногорск районы Кирлегәч авылында туа. Бала чагы да, үсмер чагы да шунда уза.  Яшьтән үк колхозда тракторист булып эшли, техника эшен бик яхшы белә. Тракторы белән язын-көзен җир  сөрә, кыш көне терлекләргә азык ташый.  Бөек Ватан сугышы башлангач, минем бабай да авылдашлары белән туган илен сакларга дип фронтка китә. 1942-1944 нче елларда ул Украина җирендәге бәрелешләрдә катнаша, һәрвакыт алдагы рәтләрдә була. Кызганычка баршы, бер бәрелеш вакытында бик каты яралана. Ул  өенә 3 нче группа инвалид булып кайта. Ләкин бабай бер дә бирешми. Сугыштан соң да туган авылында яши, гомеренең соңгы көненә кадәр колхозда эшли. Туган авылында үзенә тиң иптәш таба. Гаиләләрендә ике бала туа. Аларның берсе-минем әтинең әнисе, ягъни минем Нурия әбием.  Бабайның алган яралары гел үзен сиздереп тора.  1973 нче елның 27 нче сентябрендә  50 яшендә вафат була.

      Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч. Ул күпме кешене әтисез, әнисез, улсыз, ирсез калдырган, күпме кайгы-хәсрәт алып килгән.  Кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра, җәрәхәтләр һаман да сыкрый, күз яшьләре әле дә кипмәгән.  Без үзебезнең батырларыбызны беркайчан да онытырга тиеш түгел! Алар бит илгә җиңү алып кайттылар!”

 

 

 

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”нең

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918502
Язык: 
Татарский