БУЫННАРДАН БУЫННАРГА ЯҢГЫРАП, ИШЕТЕЛӘ СЫКРАУ АВАЗЫ...

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп керә. Утлы яукырында калган гомерләрне, ни аяныч, кайтарып булмый. Дәһшәтле сугыш чоры, дистә еллар узса да, хәтерләрдә ераклардан килгән беркайтаваз, киләчәккә сабак булып кабат-кабат яңара, сызгырып очкан ядрәләр тавышы әле һаман күпләрнең төшенә керәдер, яра, җөй эзләре әле һаман сызлыйдыр.

Бөек Ватан сугышы безнең нәселне дә читләтеп узмады. Әхмәтшиннар нәселеннән 4 лачындай ир-сугышка китә. Шулар арасында минем әбиемнең әтисе – Мөхәммәтдин Әхмәтша улы Әхмәтшин да бар. Ул 1908 елда туган. Мәктәпне тәмамлагач, ферма мөдире булып эшли. Партия оешмасы секретаре дә була. 1941 елныМөслимхәрби комиссариаты тарафыннансугышкаалына. Бабай Смоленск фронтында Власов армисенә эләгә. Әбиемнең әнисе – Мәүлидә әбигә килгән хатларда аның шагыйрь Муса Җәлил белән бергә булы турында язылган була. Шул хаттан соң бер хәбәрдә булмый. Күрше авылдагы бер кешенең бабайларның пленга эләгүләре, аннан качып, урманда балан ашап йөруләрен сөйләгән кеше бар. Без күпме генә эзләсәктә, бабайның кайда күмелгәнен әлегә кадәр белә алмадык.

Мин бабамның илебезне яклап фашист илбасарларына каршы үз гомерләрен кызганмыйча сугышканнары өчен, җиңүгә үз өлешләрен керткәннәре өчен бик горурланам .

 

Булат Гыймаев, Әлмәт шәһәре 24нче мәктәп

 

ҖИҢҮ КӨНЕНДӘ ӘРНИ ШУЛ ЙӨРӘК

Бөек Ватан сугышы
Күп югалту китерде.
Ачы күз яшьләре аша
Шулай да җиңү килде.

Илгә басып кергән дошман
Кырып атты күпме солдатны.
Явыз дошман харап итте
Минем дә бит бабайны.

Каты кышкы салкыннарда
Көрәшкәннәр бабамнар.
Карлы тирән окопларда
Алар да бит ятканнар.

Тылда калган әбиләрем
Җиңү өчен көч куйды.
Бабайларның кайтуларын
Тилмереп алар көтте.

Илебез өчен ятып калган
Батырларга дан дибез.
Ә аларның балалары
Турында уйламыйбыз?!

Ятып калган батырларның
Сабыйлары калды өендә.
Ник аларны оныталар,
Хөрмәт тә юк җиңү көнендә?!

Менә кайтыр әле диеп
Алар бит һаман көтә.
Сугыш киноларыннан да
Әтиләрен эзләтә.

Җиңү көне җиткән саен,
Әрни һәркем йөрәге.
Чөнки сугыш тартып алды
Һәр гаиләнең терәген.

Кайтмый инде үлгәннәре
Ничек кенә теләсәк тә.
Алар өчен дога кылыйк
Булсыннар дип Җәннәттә.
 

Ландыш Гыймева.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918554
Язык: 
Татарский