Түбән Абдул авылында матур итеп гомер итүче өлкәннәребез күп

Шуларның берсе Тәслия апа Файрушина. Ул Гариф абый белән Әсма апа гаиләсендә икенче бала булып дөнъяга килә.Тормыштан ямь,хезмәттән тәм табып яши бу гаилә. Тик бер мизгелдә бөтен хыяллар юкка чыга, сугыш башлана. Тәслия апаның әтисе дә өч баласын калдырып сугышка китә. Халиулла улы Гариф абыйга туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый.Илебез азатлыгы өчен барган сугышта ул батырларча hәләк була. Өч бала әтисез,Әсма апа тол кала.

Сугыш чорындагы толлар, балалар бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәрә. Әсма апа да тормыш авырлыкларына бирешмичә,өч баласын да аякка бастыра, чын кеше итеп тәрбияли.

Тәслия апа 1955елны авылның иң булган егете Файрушин Сагир абыйга тормышка чыга. Яшь гаилә бәхетне туган жирдә таба. Тормыш иптәше белән 6 балага гомер бүләк итә.Тик ике малаеның гына гомере кыска була, фажигале рәвештә өзелә.

Тәслия апа гомер буе колхозда эшли. Фидакарь хезмәте өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә Тәслия апа кадер хөрмәттә кызы Жәмилә тәрбиясендә яши, 90 яшен тутырды.Тормыш авырлыкларын күп күрүгә карамастан ул әле бүген дә зихенле, ярдәмчел, мөлаем, ачык күңелле.Эшләп яшәгәнгә Тәслия апа тик торырга яратмый, биш вакыт намазын укый, матур итеп оекбашлар бәйли. Аларны балаларына, оныкларына , туганнарына бүләк итә. Бүгенге тормыштан Тәслия апа бик канәгать, hәр туган көнгә шөкер итеп яши.Балаларының, оныкларының,оныкчыларының яратуы, кадер-хөрмәте , яратуы аңа яшәү өчен көч бирә.

Тәслия Гариф кызын 90 яшь юбилеен Түбән Абдул авыл башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Наилә Губаева, авыл ветераннар советы рәисе Фаварисова Рәйсә, мәдәният йорты житәкчесе Щербакова Рида тәбрикләде.Юбилярга озын гомер , исәнлек теләп Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагумановның котлау хаты рәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

Районный Дом культуры г.Альметьевска

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918553
Язык: 
Татарский