Опубликовано чт, 23/03/2023 - 14:06 пользователем TatFrontu.ru Земцов Василий Яковлевич 1905 нчеелның 15 нче июнендә туган. Ул 1941 нче елның августында Акташ районы Хәрби комиссариатыннан армиягә алына. Ул сугышның ахырына кадәр фронтта була. Орел шәһәре өчен барган сугышта каты яралана.Госпитальдән чыккач, аны полкның санитар бүлегенә эшкә билгелиләр. Ул үз вазыйфаларына җаваплы карый: яралы сугышчыларны һәм командирларны сугыш кырыннан чыгара,беренче ярдәмне күрсәтә. Киев шәһәре өчен барган сугышта бабам 12 яралы сугышчыны һәм офицерны үлемнән алып кала. Бу батырлыгы өчен аңа “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале бирелә. Әлмәт шәһәре 5 нче гимназиянең 7 б сыйныф укучысы Земцова Софья Источник: https://tatfrontu.ru/node/918543 Язык: Татарский