Хәтерлибез!

Сугыш... сугыш, каһәр төшкән сугыш. Күпме ачы күз яшен, кайгы –хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы, куркыныч сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Аны ишетүгә үк, күз алдына янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.

...1941нче елның 22нче июнь таңы. Сәгать 4. Илебез халкы авыр эш атнасыннан соң тирән йокыда. Беркемдә, хәтта саташулы төшендә дә, берҗирдән дә явызлык көтми. Ләкин нәкъ менә шушы минутларда фашист илбасарлары, үзләренең меңләгән туплары һәм очкычлары белән, безнең чик буе заставаларын, хәрби казармаларны, элемтә үзәкләрен тупка тоталар. Шул ук минута дошман бомбардировщиклары да, һавага күтәрелеп, тыныч илебез өстенә меңәрләгән бомбаларын ташлыйлар. Сабан туена дип хәзерләнгән тастымалларга батырлар биленең ныклыгын сынарга насыйп булмый. Чиккән кулъяулыклар кыңгыраулы дугаларга, ат башларына бәйләнми кала – барысына да сугыш тутыгы куна, күз яшесеңә. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугыш шулай башланып китә. Бу 1418 утлы көн һәм төн халкыбыз җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк булып ята. Сугышның иң беренче көннәреннән үк Татарстан ир-егетләре, кызлары илне саклаучылар сафына баса. Яу кырына республикабызның 560 меңнән артык кешесе чыгып китә, 350 меңнән артыгы әйләнеп кайта алмый.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерендә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Алар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез хезмәтләрне бөтен кеше олылый һәм алар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде. Cугыш афәтен, аның китергән фаҗигаләрен экраннарда гына күрик, әдәби китаплардан гына укып белик, беребезгә дә, беркемгә дә моны яңадан кичерергә язмасын.

 

 

Мусина Гөлинә Габдрәхим кызы,

Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918536
Язык: 
Татарский