Ерак бабай - Фазлыев Сабир Фазлыевич

p“Бөек Ватан сугышы”дип аталып, тарихка кереп калган сугыш үзенең аяусызлыгы һәм миллионнарча корбаннары белән башка сугышлардан аерылып тора. Фашистлар Германиясенең “яшен тизлегендә” Советлар Союзын басып алып, халыкны коллыкка төшерәбез дип, тыныч кына яшәп яткан илгә бәреп керүе, совет халкының кискен каршылыгына очрап,озак елларга сузыла.Бары тик  дүрт елдан соң гына немец фашистлары үз илләрендә тар - мар ителә./p pСугыш...   Бу сүзне ишетү  белән  минем  бөтен тәнем чымырдап куя. Мин -  сугышның ни икәнен белмәүче малай. Бу сүз – минем өчен иң куркыныч сүз.               /p pСугыш...    Безнең илнең тарихында күп сугышлар булган. Ләкин  иң куркыныч, иң дәһшәтле, иң рәхимсез сугыш – Бөек Ватан сугышы булгандыр./p pСугыш  Яңа  Кәшер  авылын  да читләтеп узмаган, әлбәттә. Авыл халкы  аның беренче көненнән үк  барлык  ир-егетләрен  фронтка озаткан./p p1941 елның июнендә Яңа  Кәшер  авыл  халкы чәчү  эшләрен  төгәлләп, Сабантуйлар  уздырганда  югары  уңыш алуга  өметләнгән.  Бу  вакытта  сугыш  башланасын   беркем дә  белмәгән   әле . Ә  тиздән Яңа  Кәшер  халкы бабаларын, әтиләрен, абыйларын, улларын, энеләрен, оныкларын елый-елый  сугышка  озата . Күздән югалганчы кул болгап озатып калалар солдатка алынучыларны туганнары. Исән - имин генә әйләнеп  кайтыгыз!- дип  теләп  калалар  аларга. Кәшер  халкы әнә шундый теләкләр  белән  730 ир-егетне сугышка озата.Тик  сугышка  киткән кешеләрнең  барысы  да  туган җирләренә    әйләнеп кайта алмый  шул. 407 якташыбыз  чит җирләрдә ятып кала. Бары тик 323 авылдашыбыз   гына  авылга  исән-сау әйләнеп кайталар. Шулар  арасында  минем  ерак  бабай  да  булган./p pБабам 1915 нчы елның 24 нче  июлендә  Әлмәт  районы Яңа  Кәшер  авылында дүртенче  бала  булып  дөньяга килгән. Гаиләдәге  4 бала  бик  иртә  әтисез  калган.  Шуңа  күрә тормышның  бөтен  авырлыгы  Сабир  бабай  җилкәсенә  төшкән. Аңа  авыл   хуҗалыгының барлык эшләрендә  катнашырга  туры  килгән:  ат җигеп  сукага чыккан, чәчү  чәчкән ,урып-җыю эшләреннән  дә  читтә  калмаган./p p1941елны фашист  илбасарлары  илебезгә бәреп  кергәч,  дәү  бабай  да  сугышка  киткән. Ул  вакытта  аңа  26  яшь булган. /p pӘзерлек  курслары   үткәннән  соң, ул  59 нчы  армиянең  261 нче  укчы полкындагы  транспорт  ротасына ( 3 нче  взводына) җибәрелә./p p1942нче елның 23нче февралендә дәү  бабай хәрби  ант кабул  итә һәм аларны  Волхов  фронтына  җибәрәләр.    Ленинград  янындагы  Чудово  районындагы   бу  фронтта  немец  гаскәрләре  белән   бик  каты  сугышлар   була./p pЛенинград  блокадасын  өзү  өчен  2 нче  урдар армиясе, 52 нче, 59 нчы армия  һәм  кавалерия  корпусы сугышка  кертелгән  була. Бабай  сугышкан  59 нчы  армия  турында  Муса  Җәлилнең  официаль  документларында  да искә  алынган. Шушы  каты  сугышларда дәү  бабай  авыр  яралана. Һәм  аны 463 медсанбатка  җибәрәләр.1942 нче  елның 6 нчы  июнендә Чудово  районының Селище  авылында  урнашкан кыр шартларындагы  госпитальдә  уң кулына ампутация ясыйлар . Госпитальләрдә  бик  озак дәваланганнан соң   хәрби  врачлар  комиссиясе  минем  бабайны  хәрби  хезмәткә  яраксыз   дип  таба.  Һәм 1942 нче елның август  аенда  демобилизацияләнеп, туган  авылына  юл  тота. Кайткач,  ул  үзенең  Волхов  фронтында   һаләк  булуы  турында   хәбәр  ала./p p1943елны Сабир  бабай  Хәдичә  әби  белән  бергә   гаилә корып  җибәрәләр  һәм бергә- бергә   9 бала  - 7 малай  (Газизҗан, Галимҗан, Салихҗан, Минсалих, Раис, Альберт, Марат (минем дәү  әтием)  һәм 2 кыз (Хәлимә, Чәчкә) тәрбияләп  үстергәннәр. Эш сөючән, тырыш, дус-тату буларак  бу  гаилә  күпләргә үрнәк  булып  тора. Сабир  бабай  үзе  белгән  бөтен  һөнәрләрен   балаларына  да  өйрәтергә  тырышкан. Кирәк  чагында  бергә-бергә эшләгәннәр, вакыты  белән  күңелле  итеп ял  да  итә  белгәннәр. “Гомер  буена  әти  ару-талуны  белмичә  эшләде. Эштән  арып  кайткач,  кичләрен  ишек  төбенә  чыгып  утырып,  моңлы  итеп  җырлый  иде”- дип сөйли   дәү  әтием  аның турында./p pНәрсә  турында  уйланды  икән  ерак бабай  шул  вакытларда?/p p “Нәрсә турында  генә  уйласа  да  әти  бервакытта  да,  бернәрсәгә дә, беркемгә  дә  зарланмады”  -дип дәвам  итте сүзен  дәү  әти./p pСабир  исеме- сабырлыкны  белдерә. Аның исеме  дә  җисеменә  туры  килгән. Ул бик  сабыр, тырыш, тыныч  холыклы, шуның  белән  беррәттән  бик   таләпчән  дә  булган. Шуңа  күрә  авыл  халкы  аны  яраткан, хөрмәт  иткән./p pШушы  сыйфатлары  өчен  аны  авыл  халкы  “Ворошилов”  колхозына   рәис  итеп  куя да   инде. Бабай   авылдашларының   ышанычын  аклый. “Сугыштан  соңгы  иң  авыр  елда  да  Сабир  Фазлыев  җитәкләгән  колхоз  хөкүмәткә 43 ц сөт,   233 кг йон  сата” диелгән Яңа Кәшер авылы  тарихында  минем  бабай  турында. Бер  җөмлә ... , ләкин  күпме  мәгънә  салынган  шул җөмләгә. Булган, уңган, яхшы  җитәкче  булуын  күрсәтә ул/p pУл  пенсиягә  чыкканчы  колхозда  төрле  өлкәләрдә җитәкче  вазыйфаларын   үти./p pБабай  сугышта   үзенең  сәламәтлеген   югалткан, ләкин  ул  кешелеклеген  саклап  кала  алган.  Сугыш  аны  кырыс,  язмышка ачулы, мәрхәмәтсез  кеше итә  алмаган, ә  киресенчә, бернигә  дә  карамастан, язмыш   сынауларын үтеп, көчле рухлы  булып  калырга  мөмкинлеген, бабай  үзенең  тормышы  белән  исбат  иткән. Кеше  күп  вакыт үз  йөрәге  белән  бергә-бер  кала. Әгәр йөрәгеңдә  яшәү өмете  сүнмәсә, күңелеңә куркаклык ояламаса, төшенкелеккә бирелмәсәң, димәк  әле  син  яшисең. Яшисең  икән – гомерең, гоурлык  белән  искә  алырлык  булып,  үтсен. Бабайның  да  гомере  нәкъ  шундый  булган. Ул  күпләргә үрнәк булган  һәм без  аның  белән  горурланабыз. Язмыш  сынауларына  бирешмәгән, сынмаган, сыгылмаган./p pДәү   бабай -  Бөек  Ватан  Сугышы  ветераны, хезмәт  ветераны. Ул Беренче  дәрәҗә орден  һәм  бик  күп  медальләр  белән  бүләкләнгән./p pСабир  бабай 1998 нче елның 7 нче  сентябрендә 84 яшендә  вафат  булган./p pДәү әтием ерак бабай  турындагы истәлекләрне сөйләгәндә,  мин сугышның ни  дәрәҗәдә  рәхимсез   булуын  аңладым. Мондый  сугыш  яңадан  беркайчан  да  кабатланмасын иде.  Шуның  өчен без кулыбыздан килгәннәрнең барын да эшләргә  тиешбез. Сугыш  меңнәрчә гомерләрне  өзәргә, хәтта  кешелек  дөньясын  юкка  чыгарырга  мөмкин  бит.  Кешеләр шул турыда бервакытта  да  онытмасыннар  иде./p pСугыш ветераннары елдан- ел кимеп бару сәбәпле, безнең буынга Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат туплау авырлаша бара. Шуңа күрә, ветераннарның, аларның балалары, оныклары сөйләгән һәрбер сүзне без кәгазьгә теркәп барырга тиешбез./p pБөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның якты истәлегенә 1975 елның 9 маенда авылыбыз уртасында һәйкәл ачылган. Ел саен Җиңү бәйрәмендә мәктәп укучылары бирегә тантаналы линейкага җыелалар. Сугыш ветераннарын чакыралар. Һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алалар. Алар  ил өчен, кешеләрнең азатлыгы өчен көрәшкәннәр.  Яңа  Кәшер халкының, туганнарыгызның исеменә тап төшермәгәннәр, яуда батырларча һәлак булганнар. Шушы җиңүгә минем бабамның да өлеше керүе белән мин бик горурланам!/p p /p pГайнутдинов Рафаэль,/p p6 нчы мәктәпнең 5 А сыйныфы укучысы/p p(җитәкчесе: Фазлыева Гүзәлия Фатыйх кызы)br /  /p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918723
Язык: 
Татарский