pЭкологик икеайлык кысаларында музей һәм авыл мәдәният йорты,администрация хезмәткәрләре атна саен Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янындагы территорияләрне җыештыру буенча өмәләр үткәрәләр.br / Яз көне Миңнебай авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларына һәйкәл янында өмә үткәрү яхшы традициягә әверелде. Бердәм көч белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл территориясен чүп-чардан, яфраклардан һәм коры ботаклардан чистарталар.br / Өмәләрдә катнашу - һәр кешенең гражданлык позициясе, ул үз вакытын, энергиясен үз шәһәрен, илен, районын, авылын яхшыртуга, аларны карарга кирәк булган урыннарны төзекләндерүгә бирергә һәрвакыт әзер булу дигән сүз бит ул./p pФатых Кәрими исемендәге мемориаль музей/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/918759