Сугыш чоры балалары

Сугыш еллары артта калса да, ул көннәр онытылмый.Авыр сугыш еллары кешелек тормышында мәңге онытылмаслык эз калдырды. Алар тормыш авырлыкларына бирешмәделәр, һәрвакыт алга бардылар.
Әлмәт районы Миңлебай авылы китапханәсендә Март аенда “Сугыш чоры балалары” дип исемләнгән чара уткәрелде. Чарага авылыбызның ак әбиләре берсеннән берсе матур күлмәкләрен киеп, ап-ак яулыкларын бәйләп килделәр. Катнашучылар үзләренең сугыш вакытында үткән авыр балачаклары турында бик кызганыч итеп сөйләделәр. Алар сугыш чорында күп нәрсәгә өйрәнделәр. Сугыш чорында туган балалар олыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә теләделәр. Әти-әниләренә хуҗалык эшендә, колхоз басуларында уңыш җыю, ат җигеп, хайваннарга азык алып кайту, өйне җылыту өчен ягулык ташуда үзләренең көчләрен керттеләр. Аларның ачлы-туклы, хәлсез килеш иртәннән алып караңгы га хатле эшләүләре, киергә киемнәре булмавы бик аяныч булды. Ул вакытта сугыш читләтеп үткән гаиләне табу кыен була. Һәр гаилә үзенең туганнарын сугышка озата. Апалар кичләрен чыра яки лампа уты астында күршеләре, туганнары белән җыелышып әтиләре, абыйлары язган хатларны укулары турында сөйләделәр. Сугышта Ватаннарына тугры булып туган җирләренә кайта алмый, яу кырында ятып калган геройларны искә алып дога кылдылар, мөнәҗәтләр укыдылар. “Алар Ватан өчен көрәштеләр” дип исемләнгән альбомнан исән кайткан авылдашларыбызның фотосүрәтләрен күзләделәр. Хәзер аларның да берсе дә исән түгел. Китапханә мөдире килгән кунакларны яңа кайткан китаплар, газет-журналлар белән таныштырды. Апалар яшь чакта уйнаган уеннарын искә төшереп күңелле итеп уеннар уйнадылар, мәзәкләр сөйләделәр, җырлап-биеп тә алдылар. “Сорауга-җавап, “Җаза бирәм”, “Лоторея” уеннарында катнаштылар. Чарабыз ахырына якынлашкач әбиләребез өйләреннән үз куллары белән пешереп алып килгән тәмле коймаклары, кабартмалары белән чәй эчтек. Истәлеккә фотога төштек. Чара бик тә күңелле узды, эшләрен ташлап, вакыт табып килгән әбиләребезгә –апаларыбызга Алланың рәхмәте яусын. Алар исән-сау, озын хәерле гомерле булсыннар. Тагында шундый очрашулар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз, бер очрашуы, үзе бер гомер.

Фатыйх Кәрими исемендәге мемориал музей

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918814
Язык: 
Татарский