СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАСЫ…

Мөгаллим һәм сугыш...  Бер-берсенә һич тәңгәл килми торган төшенчәләр. Дәһшәтле сугыш елларында  фронттагы ир-атларның какшамас тылы булган хатын-кызларның фидакарьлеге турында искә алмау мөмкин түгел. Андый көчле рухлы, чын патриот булган нәфис затларның исемнәре Мирза Каюм улы Таһиров исемен йөрткән 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе тарихы битләренә дә алтын хәрефләр белән язып куелган.

Бөек Җиңү көнен якынайту өчен вакыт белән исәпләшми, көнне төнгә ялгап хезмәт иткән, бар көчен яраткан һөнәренә-мөгаллимлеккә биргән, олы хөрмәткә лаек тыл хезмәтчәне Миннеханова Нәсимә Минңегол кызы 59 еллык педагоглык хезмәтенең 46 елын 1 нче мәктәптә укытуга багышлаган шәхес.

Нәсимә Минңегол кызы 1931нче елның 11 нче гыйнварында  Әлмәт районының Наратлы авылында  урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч белемне алгач, укуын дәвам итәр өчен күрше Бикәсаз авылы мәктәбенә китә.Бөек Ватан сугышы чоры баласы буларак, бик күп сынаулар, авырлыклар аша үтәргә килә Нәсимә апага.

Мәктәптә суык, кыш көне сыйныф бүлмәләрендә температура минус 5-6 градуска кадәр төшә.Савыттагы язу карасы бозланып ката, балалар өшемәс өчен кулларына бияләйләр киеп утырырга  мәҗбүр  булалар, уку әсбаплары, дәреслекләр җитми... Ләкин күңелсезләнеп, боегып утыра торган вакыт түгел. Укучы балалар дәресләрдән соң хәләреннән килгәнчә олыларга булышалар:  макулатура, металлолом , урман-болыннардан дару үләннәре җыялар, 10-14 яшьтән олылар белән бер рәттән колхоз  басуларында эшлиләр.

Җидееллык мәктәпне бетергәч, уналты яшьлек үсмер кыз Бөгелмә педучилщесына укырга керә. Училищены бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, туган авылында укытучы булып эшли башлый. Шул ук вакытта, читтән торып,  Алабуга дәүләт педагогия институтында “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы” белгечлеге буенча югары белем дә ала. Иске Михайловка, Түбән Мактама, №3 урта мәктәпләрдә эшләп, бай тәҗрибә туплаган  яшь укытучы яраткан хезмәт юлын дәвам итү максаты белән  1 нче мәктәп бусагасын атлап керә. Шул көннән алып, 46 ел дәвамында хезмәт итеп, профессиональ осталык баскычының иң югары басмасына менә алган, методик алымнарның иң нәтиҗәлеләрен, яңаларын кулланып, дәресләрен әкият дөньясына әйләндерә белүче, тел белеменең тәмен аңларга өйрәтү сәләтенә ия булучы, үзенең укучылары белән бер тән, бер җан булып яшәп, аларның йөрәгенә үтеп керә алу бәхетенә ирешеп, анда мәңгелеккә яшәп калучы мөгаллимә була Нәсимә Миңнеголовна . Үзенең яраткан эшенә чын күңелдән бирелеп  эшләү дәверендә укыту-тәрбия эшләрен туктаусыз камилләштерү нәтиҗәсендә тылсымлы могҗизалар тудыра белүче тирән белемле, киң эрудицияле, кече күңелле, олы йөрәкле,әһәмиятле бурычларны хәл итәргә башкаларны рухландыра алучы һәм үз артыннан әйдәп баручы,гыйлем диңгезенең тирәнлекләрендә йөзәргә өйрәтүче һәм фән-белем кыясының биеклекләренә менү өчен сынмас канатлар куючы чын педагог булып җитешә ул.

Нәсимә Миңнегол кызы туган тел дәресләре генә укытып калмый. Ул директорның милли белем һәм тәрбия бирү буенча урынбасары булып, бу җаваплы вазифаны 1992–2005 елларда башкара. Милли җанлы, озак еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыту тәҗрибәсе булган Нәсимә Миңнегол кызы «Татарстан халыклары телләре турында»гы законны һәм «Татар мәгарифен үстерү концепциясе»н тормышка ашыру юнәлешендә тырышып эшли. Халык педагогикасы, халкыбызныңэлектән килгән матур гадәтләре үрнәгендә туган телгә, туган җиргә, мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә мәхәббәт, милли горурлык хисләре тәрбияләү, татар сыйныфлары туплау һәм аны саклап калу буенча укытучылар, ата-­аналар белән берлектә нәтиҗәле эшләр башкара. Мәктәп тарихына багышланган, Абдулла Алиш музейларын ачуда башлап йөрүче укытучыбула. Шул ук вакытта озак еллар  шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен дә җитәкли.

 Яшь буынга төпле белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткән мөхтәрәм мөгаллимә Миңнеханова Нәсимә Миңнегол кызының тырыш хезмәте  хөкүмәтебез тарафыннан да югары бәяләнә. Талантлы педагог, остаз укытучы “РСФСРның  мәгариф отличнигы” (1964), “СССРның мәгариф отличнигы” (1967), “Хезмәт ветераны” (2008) билгеләре, “1941-1945 еллардагы фидакарь хезмәт өчен” медале, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының , Әлмәт муниципаль районы администрациясенең, мәгариф идарәсенең күп санлы Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына ия була.

Кызганычка каршы, Миңнеханова Нәсимә апа бүген безнең арада юк. Сугыш еллары авырлыгын үз җилкәсендә татыган, балалык, үсмер еллларында  Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән тыл хезмәтчәне, талантлы педагог, остаз Нәсимә Миңнегол кызы Миңнеханованың  якты истәлеге күпсанлы укучыларының, хезмәттәшләренең күңелендә озак сакланыр.

 

Гимадиева Илсөя Илдар кызы

М.К.Таhиров исемендәге №1 урта мәктәп укытучысы

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918800
Язык: 
Татарский