Алар илгә Җиңү алып кайттылар!

Сөләй урта мәктәбе укучылары белән  “Минем гаиләм язмышында  Бөек  Ватан сугышы” темасына тәрбия дәресләре циклы дәвам итә. Укучылар үзләренең  бабалары  турында эзләнүләрне дәвам итәләр. 7 нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Алинә Азат  кызы да бабасы турында язып килгән.

      “Минем бабай, Афзалов Ризатдин Авзалетдин улы, 1907 нче елны  Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа.Гаиләдә алар дүрт бала була. Бабай бик яшь вакытында әтисез кала. Ул  колхозда ат караучы булып эшли.1931 нче елны Оркыя әби белән тормыш корып җибәрәләр. 1934 нче  елны кызы Илгизә ,1940 нчы елныулы Зөфәр туа.Сугыш башлангач,  1941 нче  елны бабайның абыйсы Камалетдин сугышка китә.  “Мин кайтмасам,  балаларымны ташлама”,- диул бабайга. Ләкин 1942 нче елны бабайны да сугышка алып китәләр.1942 нче елның азагында бабай әсирлеккә  эләгә. Аларны,поездга төяп,  Германиягә алып китәләр. Бабай Германиягә барып җитми, Литвада бер шәһәрнең  поляк баена эшләргә калдыралар.  Бу поляк бик яман була. Әсирләрдән бөтен авыр эшне эшләтә, күбрәк аларны ач тота, ашарларына бик сирәк бирә. Бабайлар (алар дүртәү була) сыер абзарында торалар. Төнлә, барысы да йоклагач, сыерны савып,сөтен  эчәләр.Шулай да безнең бабайларга бәхет елмая. Аларны безнең сугышчылар коткаралар. Барысы да яңадан сугышка китә. Бабай 1945 нче елны авылга кайта.Ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Гомере буе авылда яши, колхозда эшли.1946 нчы  елны улы Рәшит,1949 нчы елны Садертдин,1952 нче елны әбием Тәнзилә туа.  Бабайның абыйсы  сугышта һәлак була.  Ул Камалетдинның балаларын: Тәгъзимә, Тәскирә, Камилә, Рәзинә, Атласны үз балалары кебек күрә,ярдәм итеп тора. Бабай белән Оркыя әби  бик матур яшиләр, балаларын үстерәләр.  1990 нчы елны бик каты авырудан соң  бабай бакыйлыкка күчә.

        Әйе, илебезгә Җиңү җиңел бирелмәгән. Кызганычка каршы, күпме кеше язмышы сынган, сыналган. Күпме югалтулар булган, күз яшьләре түгелгән. Тол хатыннар, ялгыз аналар,  ятим балалар авыр хәсрәтләрен  эчләренә йоткан.  Алар барысы да илебезгә Җиңү алып кайтуда зур өлешләрен керткән.”

 

 

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”нең

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918824
Язык: 
Татарский