Тәкъдим ителә торган язма Миннибаев Муллахмәт Миннибай улы турында

Сугыштан соң, Миннибай картның барлык балалары арасыннан, военный заводта эшләүче бер Габидин исемле малае гына исән кала. Ул, берничә еллар Миңлебай авыл җирлегенең  җитәкчесе дә булып тора.

Миңлебай картның Миннефазыл исемле улы турында, Суслонгер лагерынннан кайтмаган дигән  хабәр бар. Башка уллары турында мәгълүмат юк.

Бүген тәкъдим ителә торган хатлар, Миннибай картның бишенче улы, Миннибаев Муллахмәт хатлары. Муллахмәт бишенче ул, соңгы җиденче бала...

Муллахмәт Миннибаев, 1920 нче елны Миңлебай авылында дөньяга килә. Сугышка кадәр Куйбышев елга техникумын тәмамларга өлгерә. Ул бик оста итеп шигырьләр яза торган булган.

1941 нче елда сугышка китә, ефрейтор званиесен ала, әмма 1944 нче елның 14 нче августында һәлак була, җирләнгән урыны – Эстониянең Вырусский районы Миссо авылы тирәсендә.

Авылның өлкән кешеләре сөйләүләре буенча, зур батырлыклары өчен аны 1943 нче елны өенә ике көнлек отпускага җибәрәләр. Саубуллашкан чагында ул: “Мин сезне бүтән күрә алмам!”,- ди  һәм елап җибәрә. Түбәндә бирелгән хатлары арасында, сез аның үләренә бер көн кала язган хатын һәм аның шигырьләрен  дә күрерсез...

 

 

Зур сәламнәр белән сезгә  кадерле әтием, Шәмселхаят апай, сезне тагын бер генә тапкыр булса да күрергә зарыгып, кочаклап-үбеп, фронттан кайнар сәламнәр җибәреп хат язам!

Сәламнарымны шулай ук, сеңелләремә, ир туганнарыма җиткерерсез... Сәлихка да...

Миңа калса, минем бар да әлегә яхшы, мин исән-сау, армия сафларында хезмәт итеп ятам...

Хезмәт итүем нормально гына бара, яңалыклар әлегә юк. Сезнең хатны алдым, бар да аңлаешлы язылган. Бары тик сездән хатлар сирәгәйде, Салихтан да бик сирәк килә. Җаегыз булса, ешрак языгыз. Габидин абзыйдан хатлар алам. Ишеткәнемчә, хатын кызлар сабантуй  үткәргәннәр икән, нишлисең бит, ир-атлар авылда булмагач.

Садридан хәбәр- мазар юкмы? Авылдан сугышка китүче, кайтучылар юкмы?  Чәчүгә кайчан чыгасыз? Ипи бәясе нинди? Тормышыгыздагы барлык яңалыклар турында да языгыз. Сау булыгыз. Хат языгыз. Чын йөрәгем белән сезне юксынучы: Муллахмәт.

Сезнең белән очрашуны өмет итеп, хатлар көтеп калам. Сау булыгыз. Языгыз.

08.08.1944  (үләренә 5 көн кала язган хаты)

 

*****************************************************************************

Исәнмесез, кадерле әтием һәм Шамселхаят апай.

Сезне бик каты сагынып, сезгә ныклы сәламәтлек-исәнлек теләп, хат язамын.

Һәммәсенә дә миннән кайнар сәлам. Минигулла абзыйга (ятим чуаш малае, Миннибай картның гаиләсендә яшәгән), Бадыкшан абзыйга, Сальман абзыйларга кайнар сәләмнәр җибәрәм.

Дустым Салихка, авылның яше-картына, барына да кайнар сәлам...

Хазерге моментта без исән-имин, хезмәт итәбез һәм каһәр суккан немецны көнбатышка, Барановичлар ягына куабыз.

Сездән  алган хаттан белгәнемчә, сез  исән-имин. Хатыгызны 01.08 алдым, рәхмәт, һәм бик куандым.Авылдагы  налоглар, ашау-эчү ягы ничек? Апай йортында ничек яшиләр? Шуларын да языгыз. Алай сезгә язар яңалыкларым юк, Салихка яздым, хатым килсә, аңардан ишетерсез.

Габидин абзый белән Котдустан хат алам. Әллә нинди яңалыклар язмыйлар алар да. Фронттагы хәбәрләрне газеталардан да укып беләсездер. Ярар, шуның белән хатымны тәмамлыйм. Хатны алу белән җавап хаты языгыз. Сезнең белән күрешүне өмет итеп передовойдан: Муллахмәт.

13.08.1944(үләренә бер көн кала язган хаты)

 

Йөрәгемә минем керде пуля,

Очрашмасак-бәхил булыгыз!

Үз куенына алды мине Җир,

Хушлашырга вакыт килгәндер!

Ә сез, исән-имин генә торыгыз!

 

Еллар арты еллар үтәрләр,

Мине онытырлар, яшь түкмәсләр

Туган-үскән якларда.

 

Онытмагыз әткәй-әнкәй,

Дошманны туктаткан улыгызны!

Минем белән бер сафтагы

Кайнар йөрәкле яшь 100 егетне!!!

 

Мин хушлаштым бу матур дөнья белән!

Исемем калыр сезнең йөрәкләрдә!

Хуш, сау булыгыз!

Ә илебезне барыбер сакларлар!

 

Әткәй-әнкәй!

Мин күкләрдән сезнең йөзегезгә

Йөзәрләгән асыл чәчәк сибәмен!

Гомер- гомергә бүләк булыр диеп,

Васыять итеп сезгә шушуы хатны жибәрәмен!

 

 

Фатыйх Кәрими исемендәге мемориаль музей

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918870
Язык: 
Татарский