һәйкәлләр

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга  дистә елдан артык  вакыт үтеп бара. Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан - ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.

Бу уңайдан тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл  булган авылларны бәхетле дияргә була  чөнки, аларда хәтер яши. Шул һәйкәлләр  яныннан узганда өлкән буын сугышка бәйле хатирәләрен  яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала... Яшь буын  исә, тыныч тормыш өчен шушы авылдан күпме кешенең сугышка киткәнлеген, күпмеләренең яу кырында ятып калганлыгын, хәбәрсез югалганлыгын барлый. Исемлектә  бабаларының исемнәрен күргәч, зур  горурлык хисе кичерәләр. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә санаулы көннәр генә калып бара . Бөтен ил буенча һәйкәлләр, обелисклар, монументлар янындагы территорияләрне җыештыру буенча экологик өмәләр оештырыла .Шул уңайдан Х.Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы музее  хезмәткәрләре, Елховой урта   мәктәбе  укучылары белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга  куелган һәйкәл янында җыештыру оештырдылар. һәйкәлләрне төзекләндерү чиста  саклау сугыштан үткән буын алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында  безнең төп бурычыбыз . Истәлекле урынны төзекләндерү чистарту -бу безнең эшләрнең бик аз өлеше, алар ярдәмендә без киләчәктә тыныч күк өчен үз тормышларын калдырган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.  Безнең төп бурычыбыз-бу урыннарны  мөмкин кадәр  матурырак саклау. Гомерләре бәрабәренә безгә тынычлык һәм азатлык бүләк иткән кешеләрнең истәлеген мәңге истә тотачакбыз һәм хөрмәт итәчәкбез.

 

 

Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее 

 

 

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918869
Язык: 
Татарский