Хәбәрсез югалган этине эзләп табу бәхете

Әлмәт районы Миңлебай авылның хөрмәтле имам-хатибы Гатауллин Расих Зәкиҗан улы,

сугышта «хәбәрсез югалган» дип саналган әтисен бик күп еллар узгач эзләп табу бәхетенә иреште.

Сезнең игътибарыгызга Расих аганың үзе сөйләгәннәрен тәкъдим итәбез:

«Безнең гаиләдә Бөек Ватан сугышында катнашып вафат булучылар, һәмдә, хәбәрсез югалучылар 5 кеше.

Әтиебез, Гатауллин Зәкиҗан Шакирҗан улы (1909-1943) һәм аның бер туган ике энесе Гатауллин Газимҗан (1917-1942), сугыш яраларыннан терелә алмыйча авылга кайтып вафат булган, кече энесе Гатауллин Галимҗан, 1921 нче елгы (анны бабай “чәчле малаем” дип йөртә торган булган) өйләнмәгән дә килеш, 1945 нче елның 6 нчы  мае көнне, Бөек Җиңүгә 3 көн кала, Берлин урамында экипажы белән танк эчендә яндырып үтерелә...

Әниемнең ике бертуган энесе Бәдертдинов Ягъфәр Ризатдин улы һәм Бәдертдинов Мидхәт Ризатдин улы, икесе дә срочный службага киткән җирләрендә (Одессада хезмәт иткәннәр) шәһит булганнар. Шулай итеп, иң якыннарым, биш егет, сугышта вафат булалар.

Безнең әтидән башкалары, кайда күмелгәннәре дә билгесез инде.

Әтиебезне, апам Асия белән (инде ул да мәрхүмә), яза-яза архивтан табып, безгә мондый эчтәлекле хат җибәрделәр:

 «Ваш отец похоронен в Братской могиле в Западной Украине Запорожской области Токмаковском  районе, хутор Долина  (ныне «Любимовка»)» дип.

1989 елда,  август аенда, тәвәкәлләп юлга җыендык: әни, сеңелем, кияү һәм мин.

Алланың рәхмәтедер инде, юлларыбыз гел уң булды.

Башта табарга авыррак булды инде. Соңгы пунктка такси яллап бардык, кояш баеп бара идее инде. Таксист безне көтеп торды, әтиегез бу каберлектә булмаса, районга алып китәрмен дип, анда табарга булышырлар диде. Сеңлем Нәсиха, әти монда дип, кычкырып елап та җибәрде...

Әнием сумкасына, безгә белгертмичә генә туган туфрагыбызны алган булган, памятник кырыена анны салып, догалар укып, елаштык...

Әтиебез, 34 яшендә, Ватан өчен, гаиләм өчен дип, сугыш кырында вафат булган...

Җирле власть кешеләре, укытучылар Галина Ивановна, Валентина Николаевна, авыл китапханәчесе Мария Андреевна, безнең туктаган йортыбызның хуҗасы сугыш ветераны Леонид Татаринцев безне сугыш барган кырларга алып чыктылар. Бу районнарда сугыш бик каты булган, безнең танкларга үтәргә мөмкинлек булмаган. Немецлар позицияне калкулыкта, «Першидская гора» дип аталган җирдә тотканнар. Ул тауның артында, Молочаевка елгасы ага, бу елга шунда булу да кызыл армиячеләргә комачаулаган. Немец исә, югарыдан, безнең солдатларны «чүпләп» кенә торган.

Туганнар каберлегендә 212 кеше исеме теркәлгән. Шул тирәдәге төзелешләр вакытын да һаман да бик күп сөякләр чыга икән. Тапкан берсен памятник кырыена күмә баралар ди.

Мария Андреевна, немецлар чигенгәндә, без үсмер кызлар идеек ди. Немецларны куганнан соң, аларга авылның старостасы бер карт, дәфтәр белән карандаш бирә һәм, сугыш кырында күмелгән солдатларның исем-фамилияләрен язып кайтырга куша. Шулай итеп, туганнар каберлеге барлыкка килә.

Каберлек яныннан аерылып китә алмыйча азапланып торганда, безнең яныбызга бер кеше килдедә, фотога төшерергә тәкъдим ясады. Ул үзе шунда, ерак түгел генә тора икән. Безнең адресыбызны алды да, мин фотоларны сезгә ясап җибәрермен диде... Ни исемен, ни фамилиясен сорамадык шул кешенең... Алланың рәхмәте белән, авылга кайтып бераз вакытлар торгач, зур гына конверт килеп төшмәсенме, эчендә менә дигән фотографияләр... Алланың рәхмәте яуган кеше... Бүгенге көндә исән булса, хаерле гомерләрен, гүр иясе булган булса, урынын җәннәттә ит раббем...

Шулай итеп, әтиемнең сугышып вафат булган җирендәге кешеләр, безне үз туганнары кебек кабул иттеләр, кыска гына вакыт эчендә булса да без бик якын кешеләргә әйләндек.

Дөньялар тыныч булсын, яңадан андый аяусыз яман сугышлар булмасын иде!»

 

 

ГатауллинРасихЗәкиҗанулы.

____________________

Фатыйх Кәрими исемендәге мемориль музее архивыннан алынган

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918868
Язык: 
Татарский