Гыйниятуллин Җәүдәт Миннехан улының сугышчан юлы

Гыйниятуллин Җәүдәт Миннехан улы (Төп исеме Бикчурин Җәүдәт Гарифулла улы) 1923 елның 16 нчы мартында Татарстан АвтономиялеСовет Социалистик республикасының Бөгелмә кантоны(Кантон-это административно-территориальная единица в 1920-1930 годы) Мәмәт авылында, урта хәлле крестьян семьясында туа.

Бөек Ватан сугышы башланганда

 Җәүдәтнең  9 классны тәмамлап, каникулга чыккан чагы була. Авылларда гөрләп Сабантуйлар бара. 22 июнь Әлмәт Сабантуе көне. Бөтен Әлмәт халкы мәйданда бәйрәм итә. Алар арасында Җәүдәттә бар. Ул иптәшләре белән  уеннарны карап мәйданда йөри.

Сабан туе тәмамлангач, Җәүдәт иптәшләре белән Мәмәткә кайтып китә. Авылда аларны сугыш башлану турында хәбәр көтеп торган була.Берникадәр вакыттан соң, Гыйниятуллин Җәүдәт, Котлыбаев Барый, Ялаков Хуҗа,Галимов Әхтәм,Ихсанов Газимҗан һәм Хамидуллин Вәлиләрне авыл советына чакырып алалар.Аннан аларны Әлмәтнең райком комсомолына җибәрәләр. Анда,үз теләгегез белән гариза язсагыз, хәрби училищега ике айга укырга жибәрәбез диләр. Җәүдәт, үз теләгем белән хәрби училищега укырга китәм, дип гариза яза. Сентябрь аенда Мәмәттән Җәүдәтнең берүзен, Чупайдан тагын 3 кешене чакыртып Казанга җибәрәләр. РайоннанКазанга 13 кеше китә. Шуларның бары тик өчесе генә сугыштан әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.  Казанда аларны хәрби училищега жибәру урынына,чаңгы батальонына, хәрби өйрәнүләргәҗибәрәләр.Алар Казанда 20 нчезапас чаңгы бригадасында өйрәнүләр үтеп, сугышка китәргә тиеш булалар.

Казанда аларны чаңгы батальонында сугышка әзерлиләр. Укуны тәмамлагач, 7 ноябрь көнне хәрби ант кабул итәләр. Шуннан соң, алар  Мари АССР да урнашкан Суслонгер лагерена җибәреләләр.

Җәүдәт анда 11 нче запас укчы полкы составында сугышка әзерләнүне дәвам итә. Лагерьда бик авыр шартларда яшиләр. Ашарга такы-токы, хәтта черек бәрәңге ашап яшәргә туры килә. Күп кеше шунда ачлыктан үлә.Лагерь җитәкчеләре солдатларга тиеш булган ризыкларны якында урнашкан авыл базарында сата торган булганнар.

1943 нче елда Ворошилов Мәскәүдән экспедиция тикшерүе белән килгәч кенә бу вәхшилекләр ачыклана.Шуннан соң, гаебе булган барлык җитәкчеләр, хәрби трибунал карары нигезендә атып үтереләләр. Бу җитәкчеләрнең сугыш вакытында шундый түбәнчелеккә баруларын хәзердә аңлап булмый. Илдә канкойгыч сугыш бара, ә солдатлар Суслонгер лагеренда ачлыктан интегеп үләләр. Ә алар арасында, Җәүдәт кебек, үзләре теләп сугышка китүчеләр дә була бит.Алар илне фашистлардан азат итү өчен үз тормышларын да бирергә әзер булалар. Ә алар монда ачтан интегеп, күпләп үләләр.

Тикшерүләр вакытында Җәүдәт анда булмый инде. Аның бәхетенә, бу лагерьдан китү мөмкинлеге алдарак килеп чыга. Көннәрдән бер көнне Мәскәүдән хәрбиләр килә. Лагерьда булган солдатларныңбарысында мәйданга тезеп бастыралар. Кемнәрдә урта белем бар, алга чыгарга кушалар. Урта белемгә 1 ел житмәсәдә,әтидә чыга.Ул яше белән 10 классны бетергәннәр белән туры килә торган була. 30 нчы елларда кичергән авырлыклар аркасында, укырга бер елга соң кергән була. Аннары аның тизрәк сугышка да китәсе килә.

Шулай итеп, 75 кешене сайлап алып, Мәскәү өлкәсенең Большево бистәсендә урнашкан хәрби инженерлар әзерли торган училищега (МВИУ)җибәрәләр. Алар арасында Татарстаннан бары тик ике кеше генә була. Шуның берсе - Җәүдәт. Калганнары илнең төрле төбәгеннәнҗыелганнар солдатлар.

Шулай итеп, Җәүдәт хәрби училищеда укый башлый. Анда озак укый алмый, чөнки фашистлар Мәскәүгә килеп җиткән булалар.Беркөнне дәрес барганда училищеҗитәкчесекереп: «Учиться некогда, давайте защищать Москву, учиться будем потом»,- дип әйтә. Шул көннәнҖәүдәтнең сугышчан юлы Мәскәүөчен сугышларда башланып китә.

Мәскәү яны сугышлары бигрәктә канкойгыч була.Хәрби инженерлар әзерли торган училищеда укыганнарны(Җәүдәт шул исәпкә керә),Мәскәүгә бара торган Нарофоминск юлындагы миналарны шартлатып, агачлар ярдәмендә фашистларга юлныябарга җибәрәләр.Алар шартлаткычларны юл ягына, агачларның төбенә куепшартлатканнар. Шулай иткәндә генә агачлар юл ягыннан җимерелеп, сикереп юл өстенә ауганнар.Шулай итеп, алар Мәскәүне саклап калуда үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Ләкин дошман Мәскәүне төньяктан чолгап алырга уйлый һәм берничә гаскәрен Мәскәү яныннан алып, Калинин шәһәрен (хәзерге Тверь шәһәре)  алырга дип, шул якка бора. Көнбатыш фронтының 4 армиясен (22, 29, 30 нчы һәм 31нче) алып, 1941 елның19 октябрендә Калинин фронты оештырыла. Җәүдәттә шул гаскәрләр арасында була.1941ел азагындаулКалининфронтының 30 нчы армиясе составында Калинин шәһәрен немецлардан азат итүдә катнаша.1942 нче елда 611 нче укчы полк (88нче дивизия, 31 нчы армия) составында хезмәт итүен дәвам итә.

Шул елныике сугыш операциясендә(1 нче һәм 2нче Ржевско-Сычев операцияләре) катнаша. Ләкин алар уңышлы булмый. Чөнки немецлар бөтен булган резерв гаскәрләрен сугышка кертәләр. Алар шулай итеп Мәскәүне алырга телиләр. 1942 ел барышында һәм 1943 ел башындаКалинин өлкәсенең Ржев һәм Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәрләре янында сугышлар бик канкойгыч була.Шул елларда Җәүдәт бу сугышларның үзәгендә була.Монда барган сугышлар Бөек Ватан сугышы тарихына иң күп канкойгыч сугышларның берсе булып кереп кала.

Архивтан алынган магьлүматлар буенча, монда миллионга якын совет солдатлары яралана, тоткынлыкка эләгә һәм һәлак була. Җәүдәт өчен дә бу сугыш эзсез калмый. 1943 елның 13 нче март көнендә, Ржев-Вязьма операциясенеңОрдылево авылы (Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәре янында урнашкан)өчен сугышларда аягына снаряд кыйпылчыгы эләгеп, бик каты яралана. Аягының тездән түбәнсөяге чәрдәкләнеп, сынган була.88 нче дивизиянең хәрби журналында 611 нче полкта Гиниятуллин Җәүдәт яраланган көн язылган истәлекләр сакланган.

________________________________________________________

13 марта 1943 года

   Части 88 дивизии в течении ночи продолжали преследовать противника, вели бои с его арьергардами (аръергард – это войска, которые перекрывали отступающие подразделения; в это время немцы продолжали отвод своих войск от Ржевского выступа). 

     611 и 426 – стрелковые полки этой дивизии (611- м полку служил мой отец стрелком) в 6.00 13.03.1943 года после неудавшейся попытки овладеть Ордылево предприняли обход Ордылево со стороны реки Вязьма.

    611 – ый стрелковый полк, наступая из реки Вязьма в Ордылево в юго-западном направлении, подверглись сильному ружейно-пулеметному и артиллерийскому обстрелу со стороны противника. После этого 12.00 этого дня полк отведен в Зюньково на отдых (см. по карте).

    Потери: Убито 27 чел. Ранено 85 чел.( В том числе мой отец был тяжело ранен в ногу). Выведено из строя и уничтожено до 200 солдат и офицеров противника. Подбит 1 танк.

_____________________________________________________________

 

Бу яраланудан терелү бик тиз генә булмый. Мәскәүдә өч операция кичерергә туры килә. Шуннан соң дәваланырга һәм тернәкләнергә дип, Ижау шәһәренең № 3671 эвакогоспиталенә җибәрәләр. Ул анда 1943 елның декабренә кадәр була. Ләкин сугыш яралары тыныч тормышта яшәгәндә дә гел исенә төшереп торалар. Күп еллар аяк сызлавы белән интегеп яши ул.

1943 нче елның 12 нче декабрендә,госпитальдәнтерелеп чыккач, Киров шәһәрендә урнашкан 18 нчеүзйөрешле – артиллерия уку полкында укый башлый. Ул андаүзйөрешле артиллерия установкасында(СУ-76) наводчик булырга әзерләнә.

1944 ел башында Гиниятуллин Җәүдәт укуын тәмамлап,1456 нчы номерлы үзйөрешле артиллерия полкында хезмәт итә башлый. Шунда хезмәт иткәндә, 18 нче февраль көнне яңадан җиңелчә генә җәрәхәт ала һәм Мәскәү өлкәсе Пушкин районы Ивантеевка шәһәренең госпиталенә эләгә. Әлеге фотода ул иптәше белән.

1944 елның 9 нчы май көнне2732 нче эвакогоспитальдән терелеп чыга. Аны1507 нче Кызыл байраклы Львов исемендәге үзөрешле артиллерия  полкына СУ-76 самоходкасына наводчик итеп җибәрәләр. Ул полк маршал Конев командалык иткән 1 нче Украина фронтына,генерал-полковникРыбалко җитәкчелегендәге 3 нче гвардияле танк армиясенең9 нчы Киев-Житомир исемендәге гвардияле механик корпусына керә тоган була.

1944 нчы елның 17 нче июль көнне, Львов-Сандомир сугыш операциясе вакытында, көнбатыш Украинага караган Буск шәһәрен азат иткәндә, Җәүдәт наводчик булып хезмәт иткән СУ-76 үзйөрешле установкасы беренчеләрдән булып Солотвино елгасын кичеп чыгып шәһәргә бәреп керә. Шәһәрнең зыяраты янында дошманның взводка якын солдатын юк итәләр.Шуннан соңул3 нче армия составындаПольша жирләрендә азат итүдә катнаша.

5 нче август көнне Польшаның Падев районында дошманның танклары һәм пехоталары һөҗүмен кире кайтарганда, ул хезмәт иткән экипаж немецларның ике “Т-3” танкын яндыра.

13 нче август көнне Польшаның Модлибожище районында Җәүдәт наводчик булып хезмәт иткән экипаждошманның ике тупларын юк итә һәм барлык һөҗүмнәрен кире кайтара.

22 нче август көнне алар Польшаның Фл.Бугай районында немецларның бер “Тигр” танкын яндыралар.

Шул күрсәткән батырлыклары өчен ул 1944 елнын 30 нчы август көнне “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Алга таба Җәүдәт Сандомир-Силез, Түбән һәм Югары Силез, Берлинны алу операцияләрендә катнашып Сталинның“Кельце, Котбус һәм Фрейштадт шәһәрләрен азат иткән, Нейсе елгасын кичеп плацдармны саклап тоткан өчен” дигән мактау грамотасына лаек була.

Германия башкаласы Берлин өчен сугышлар бик авыр була. Чөнки фашистлар Берлинны саклап бик каты каршылык күрсәтәләр. Шулайбулуга карамастан,совет гаскәрләре Берлин янына барып җитәләр. 3 нче гвардияле  армия, 1 нче Украина фронты составында,Берлинның уң ягында һөҗүм итеп, дошманныңФранкфурт-Губен 200 меңлек группировкасын 1 нче Белорус фронты гаскәрләре белән камап алалар һәм тар-мар итәләр.

2 нче майга кадәр немец гаскәрләре боҗрадан чыгу өчен сугышалар. Ләкин совет гаскәрләре аларныңһөҗүмен гел кире кайтаралар. 2 май көнне дошман камалышта тар-мар ителә. Шулук көнне Берлин гарнизоны тулысынча бирелә, безнең гаскәрләр Берлинны алалар.

Җәүдәт,Берлин операциясендә катнашып,“Берлинны алган өчен” дигән медаль белән бүләкләнә. Аннан аларны,Прага операциясендә катнашу өчен, Берлин юнәлешеннән алып Дрезден юнәлешенә куялар. Прага шәһәрен азат итүөчен “Прага операциясе” башланып китә.Чөнки анда Чехославакия халкы восстаниесе башлана. Прага шәһәренә барганда,Рудный таулары юлларыннан зур тизлектә баралар. Баш күтәргән халыкка бик тиз ярдәмкирәк. Зур тизлек белән бару сәбәпле, кайбер самоходкалар һәм танклар ватыла башлый. Аларны юлда ремонтларга вакыт юк. Экипажларын күчереп, танкларны упкынга төртеп төшереп, ташлап калдырырга да туры килә. Ничек кенә булмасын, армия баш күтәргән халыкка вакытында ярдәмгә барып җитә, Чехославакия башкаласын азат ителә. Прага операциясендә катнашып ул“Прага шәһәрен азат иткән өчен” дигән медаль белән бүләкләнә. Шулай итеп,Җәүдәт сугышны Прага шәһәрендә тәмамлый. Бөек Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр катнаша. Сугышта бик күп авырлыклар кичерергә, бергә хезмәт иткәнбик күп  иптәшләрен югалтырга туры килә.

 Сугыштан соңтагын ике ел Европаныңбайтак илләрендә хезмәтен дәвам итә. Бары тик 1947 елнын март аенда гына туган якларына әйләнеп кайта.

 

 

 

Гыйниятуллина Венера Ягъфәр кызы,

Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918866
Язык: 
Татарский