Мәскәү өчен сугыш

Мәскәү өчен сугыш бу икенче бөтендөнья сугышы кысаларында иң әһәмиятле сугышларның берсе.1941 елның 30 сентябре 1942 елның 20 апреле Мәскәү юнәлешендә совет һәм немец гаскәрләренең хәрби хәрәкәтләре. Нәкъ шул көнне немец командованиесе Тайфун планын тормышка ашыра башлый совет гаскәрләре беренче тапкыр немец гаскәрләренең массированный һөҗүмен туктата һәм алга таба контрһөҗүм итү өчен алшартлар булдыра. Төп һөҗүм юнәлешендә немец командованиесе көчле кулак булдыра, ул кеше , техника һәм кораллар саны буенча совет командованиесе ресурсларыннан берничә тапкыр артык була. Шуның аркасында һөҗүмнең башлангыч этабында Германия 5 совет армиясен чолгап ала. 600 меңнән артык кеше чолгап алынган. Бу 1941 елның 5 һәм 6 октябрендә Вязьма районында була. Камалган гаскәрләр 20 немец дивизиясен кысып, каршылык күрсәтүләрен дәвам итәләр. Камалыштан 85 мең кеше генә чыга алган. 1941 елның декабреннән 1942 елның апреленә кадәр Гитлер гаскәрләре Мәскәүдән җитәрлек ераклыкка чигенәләр. Бу СССР башкаласын алу буенча төп кампания Вермахт өчен Икенче бөтендөнья сугышы башланганнан бирле Германия өчен беренче җиңелү белән тәмамлана дип уйларга нигез бирә. Мәскәүне саклауда авылдашларыбыз, Әлмәт районының Түбән Абдул һәм Елхово авылларыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар Мусин Гыйльметдин Насретдин улы, Сафин Әхмәдулла Шәйдулла улы, Сөләйманов Вилдан Сөләйман улы, Таюпов Кәлимулла Насретдин улы катнашты.

Бөек Ватан сугышында катнашучы Сафин Әхмәдулла Шәйдулла улының шәхси анкетасыннан ; 1939 елдан 1941 елга кадәр авиациядә бомбардировщиклар полкының укчы – радисты булып хезмәт итә. 1941 елның ноябрендә өч мең офицер һәм солдатның 17се Мәскәү янындагы камалыштан чыга, шул исәптән Сафин Әхмәдулла да. Елховодан тагын бер якташыбыз бар иде, ләкин кызганычка каршы, аның фамилиясен искә төшерә алмадык Хәлиулла Әхмәтшинның. исемендәге Елхово авылы тарихы музее фондларында Мәскәү оборонасында катнашучылар турында документларда саклана.

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919034
Язык: 
Татарский