Сугыш балалары безнең арада

“Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар үтсә дә, анда күргән михнәтләр онытылмый,”- ди Мария әби. Вечканова Мария Андреевна 1930ынчы елның 21 февралендә Черемшән районы Софьевка авылында туган. Әтисе, илебезне сакларга дип, беренчеләрдән булып фронтка китә. Аның урынына колхоз эшенә 11 яшьлек Маша йөри башлый. Кызчык әнисеннән сыер саварга өйрәнгәч, колхозда сыер сава, җәйләрен колхоз кыр- басуларында эшли.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, 1941енче елда илебез нефтькә кытлык кичермәсен дип, безнең якларда нефть эзли башлыйлар һәм, Ромашкин нефть ятмасы табылгач, 1953енче елда Әлмәт шәһәре туа. Мария Андреевна Әлмәткә беренчеләрдән булып күченеп килә һәм буровойга эшкә керә. Шунда ул үзеннән 7 яшькә олырак нефтьче, Бөек Ватан сугышын башыннан алып ахырына кадәр узган сугыш ветераны Вечканов Андрей Яковлевич белән бергә эшли һәм 1954енче елда аңа кияүгә чыга. Андрей Яковлевич 1974 енче елда “Кызыл хезмәт байрагы ордены” белән бүләкләнә. Мария Андреевна Вечканова үзе дә 1986ынчы елдан ук “Хезмәт ветераны”. Аның күкрәге тулы медальләр, арасында “1941-1945енче елгы Бөек Ватан сугышы вакытындагы намуслы хезмәт өчен” медале, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50, 60, 65,70 ел тулу уңаеннан тапшырылган юбилей медальләре дә бар. Бүгенге көндә кызы белән бергә яши, оныкларының балаларын да тәрбияләшә. “Хөкүмәтебезгә рәхмәт, игътибарсыз калдырмый үземне, әле котлау телеграммасы килә, әле акчалата ярдәм, әле бүләк китерәләр- бер дә онытмыйлар үземне”,- ди Мария әби.

Автор: Лилия Нәсыйх кызы Фәрхетдинова, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы, Р.Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты

Вазифасы: Әлмәт шәһәренең 2нче урта мәктәбенеңуку-укыту буенча директор урынбасары.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919030
Язык: 
Татарский