Сугыш урлаган балачак

pХалкыбыз , илебез Бөек Җиңүгә 78 ел тулу көнен бәйрәм итәргә әзерләнә. Бу көннәрдә һәрберебез Ватаныбыз азатлыгын, бәйсезлеген саклап, сугыш кырларында ятып калган, туган илгә әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны олы ихтирам белән искә төшерә, аларның батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш ия./p pБөек Җиңү көнен сугыш кырларында батыр солдатлар якынайтса, авыл һәм шәһәрләрдә җиңүне якынайту өчен тыл хезмәтчәннәре барлык көчләрен куйган. “Барысы да фронт өчен!”, “Барысы да җиңү өчен!” дип эшләгән алар. Аларның хезмәт батырлыгы зур хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар авыр сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнар, җиңү сәгатен якынайту өчен тиндәшсез хезмәт батырлыклары күрсәткәннәр. Ирләре өчен дә, үзләре өчен дә бар көчләрен биреп эшләгәннәр./p pЕллар үтү белән аларның һәркайсының шәхси батырлыгы белән кызыксыну көчәя бара. Хәзер дә безнең мәктәп музеенда укучылар, яшьләр, ата-аналар өчен экскурсияләр, батырлык дәресләре үткәрелә. Флёра Гаяз кызы Вәлиева - шундый игътибарга , зур хөрмәткә лаек ветеран-укытучы, сугыш чоры баласы, тыл хезмәткәре./p pФлёра Гаяз кызы 1932 елның 25 мартында Әлмәт авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе-фронтовик, гомеренең 41 елын балаларга физика, математика фәннәреннән белем бирүгә багышлаган Вәлиев Гаяз Камал улы, әнисе-Рәйсә Һидиятулла кызы, 30 ел башлангыч сыйныфларда укыта./p pФлёра Гаязовна башлангыч сыйныфларда Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә укый. Нәкъ шул чорда сугыш башланып, әтисе фронтка китә. Әнисе өч бала белән кала./p pСугыш елларында олылар белән рәттән балаларга да авыр эшләрне башкарырга туры килә. Флёра Гаязовна малларны ашату өчен ашлык басуы кырыйларыннан бала-чагаларның урак, чалгы һәм кул арбалары белән печәнгә яраклы яшеллек җыюларын искә ала. Уфалла арбасы белән печән ташу, урманнан утын алып кайтулар аңа яхшы таныш. Тауга этеп меңгерүләр, таудан тыя алмыйча арба алдыннан йөгерүләр балачак мизгеленең бер өлеше генә… Нинди генә авыр тоелса да, тормыш дәвам итә. Бәләкәй Флёра да үсмер кыз булып килә./p pҖидееллык белемне – Урсалы авылы мәктәбендә, урта белемне Әлмәт мәктәбендә ала. Рус классларында укый. Урта мәктәпне 1951 елда тәмамлап, Бөгелмә дәүләт укытучылар институтының рус теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. 1953 елда институтны тәмамлап, үзе укыган Әлмәт урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта./p pТирән белемле, кыю, иҗади, алдынгы карашлы, искиткеч оештыру сәләтенә ия булган яшь могаллимә кызны хезмәттәшләре дә, укучылар да, ата-аналар да бик яраталар, хөрмәт итәләр. Укучысы Разим Вәлиуллин үзенен «Олы җанлы укытучы» исемле шигырен Флера Гаяз кызына багышлап язган. Бөтен күңелен биреп, тырышып, коллегалары белән иңгә-иңне куеп эшли ул. Остаз укытучы күпъеллык тәжрибәсе белән дә бик теләп уртаклаша. 1995, 1998, 2002 елларда мәгариф идарәсе тарафыннан чыгарылган методик жыентыкларда ул уздырган ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар эшкәртмәләре тупланган./p pӘлмәт урта мәктәбендә 50 ел (1954–2004) рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта Флёра Гаязовна . Бу үзе зур батырлыкка тиң! Тырыш, фидакарь хезмәте өчен күп санлы Мактау грамоталарына, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесенә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була./p pФлёра Гаяз кызы ире Фоат абый белән бергә ул һәм кызларын тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белемле белгечләр булырга ярдәм итәләр./p pХөрмәтле коллегабыз, остазыбыз Флёра Гаязовна әле дә сафта. Ул мәктәбебездә һәрвакыт көтеп алган кунак./p pГимадиева Илсөя Илдар кызы/p pМ.К.Таhиров исемендәге №1 урта мәктәп укытучысы/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919028
Язык: 
Татарский