1941нче ел, 22 нче июньдә сугыш башлана

Хәзерге чорда бу сугышның нинди фаҗига булганлыгын күпләр аңлап бетерә бетерми. Сугышта  булган ветераннар андагы вакыйгалар туында бик аз сөйлиләр, конкрет фактларны искә алмыйлар иде. Аларны аңларга була. Алар коточкыч мәшхәр кичергәннәр.

Фахразиев Гөмәр Фахразый  (1915-2003) улы сугыш башланганда Мәсәде авылында район пионер лагерында начальник була. Сугышка шундук алып китәләр. Күпләр кебек ул да Суслангер лагерына эләгә. Андагы бардак, кешеләрнең акчага интегүен, дизентериядән күпләп үлүен күреп тизрәк фронтка китү чарасын таба. Белемле кеше буларак аны кыска сроклы курста укытып старшина званиесы бирәләр. Шул дәрәҗәдә алгы сызыкка озатыла.

1941 нче елның көзендә Мәскәү янында оборона тотучы гаскәрләр сафында була. Мәскәү өчен барган сугышларңа ул немец автомашинасын граната белән шартлата. Моның өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр.

1942 нче елның язуында ул көньяк-көнчыгыш юнәлештәге фронтта була. Атаклы Сталинград сугышы эчендә кайный. Шул регионда сугышканда ул каты яралана.

Аны Калач-на Дону шәһәрендәге чиркәү идәненә башка яралылар белән салалар. Аларга көненә ике шикәр һәм су биргәннәр.Яралылар җылыныр өчен бер-берсенә сыенып йоклыйлар. Уянганда сыенган кеше инде сынган, үлгән була иде. Бу авыр хәлдән аны Дербушкадан булган бер лейтенант коткара.

1943-1945 нче еллар арасындагы фронт вакыйгалары бик аз исендә. Украинаны, Крымны азат итүдә катнаша. Аларның ротасы бер авылда засада корып немецларны шактый күпләп юк итәләр. Дан ордены белән бүләкләнә. Кырымда сугышканда немецлар аларның позициясен бик каты бомбага тоталар. Якында бомба шартлап ул көчле контузия ала һәм аны балчык күмеп китә. Аны үлемнән мед санитар кыз коткара, итеге күренеп ятканын күреп ярдәмгә башкаларны чакыра. Берничә көннән аңына Сочи госпиталендә килә. Бер ай күзе күрми,соңрак хәле яхшыра башлый. Госпитальдә бер чибәр медсестра  белән аралаша башлый. Бу хәл аны бер дәрәҗәле полковник белән чәкештерә. Бу кеше сине өеңә кайтасы урынга, фронтка җибәрттерәм дип кисәтә. Кыз белән аралашуны туктатмаган, хәлләнә башлагач, кабат фронтка җибәрәләр.

Шул чорда ул “За боевые заслуги” һәм – “За оборону Сталинграда” медальләре белән бүләкләнә.

1944 нче елда немецлар илдән куылгач, Германиядәге сугышларда катнаша.

1945 нче елда Дрезден шәһәре янындагы бәрелештә аягы каты яралана.Бу яралану аңа бик җафа китерә. Яра озак төзәлми, аягы шешә. Госпитальдә врачлар кисергә карар кылалар. Катгый каршы килә.  Үзсүзле хирург көчләп, бәйләп куеп кисү оештырып карый.  Ул дулап китеп операция өстәлендәге әйберләрне җимереп, бәйләүчеләрне селтәп ата. Бу хәл эзсез калмый. Ачулы хирург аны Казанга психбольницага озаттыра. Анда ул терелер өчен бөтен көчен куя. Гангрена булмый, яра  төзәлә. Култык таяк белән аңа исән булып кайтырга чыгырга насыйп була.

 

 

Султанова Гүзәл Фаиз кызы

Әлмәт районы Яңа Кәшер урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919113
Язык: 
Татарский