Легендар бабам

1943 елның мартында, бабам, Федотов Николай Афанасьевич, пехота училищесын тәмамлаганнан соң, 95 гвардия дивизиясенә укчы булып җибәрелә. Соңыннан рота командиры  булып хезмәт иткән.

Орел-Курск дугасындагы сугышта контузия ала. Аның ишетү һәм сөйләү сәләте югалган. Ул госпитальдә өч атна дәваланган. Ишетә башлагач, туган ротасына әйләнеп кайта.

1943 елның октябрендә, Днепрны кичкәндә, икенче тапкыр яралана. 1945 елның кышында, Будапештта аның фронт тормышы тәмамлана. Ул Мәскәү училищесына билгеләнә. Шулай итеп, Җиңү көнен бабам Мәскәүдә каршылый һәм Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнаша.

 

Бүләк алу тарихы.

Бабам иң мөһим бүләк дип, Бөек Ватан сугышы орденын саный. Бу аның сугыш елларында алган (1942 елның 10 апрелендә, Сталин РККА тылы начальнигы генерал А. В. Хрулевка, фашистлар белән көрәштә аерылып торган хәрбиләрне бүләкләү өчен, орден проектын эшләргә һәм тәкъдим итәргә куша. Башта орденны "Хәрби батырлык өчен" дип атау күздә тотыла) иң мактаулы хәрби бүләге. 1945 елның 9 маенда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”  медале белән бүләкләнә. Соңыннан Жуков медале һәм юбилей медальләребелән бүләкләнә. Минем бабам бик тыйнак һәм игелекле кеше.Сугыш турында да, анда кичергәннәре турында да  аз сөйләде.  Мин һәрвакыт бабам белән горурландым.

 

    7нче мәктәп укучысы Федотова Варвара

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919112
Язык: 
Татарский