Мин бабама рәхмәтле

Сугыш – иң куркыныч вакыйгаларның берсе. Ләкин безнең дәү бабаларыбызга һәм дәү әбиләребезгә әлеге вакыйганы үз күзләре белән күрергә, бу вакыйгада катнашырга туры килгән. Әйе, Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел җитмеш сигез ел була. Әмма күп еллар үтсә дә, әлеге сугыш безнең күңелләрдә, йөрәкләрдә бер урын биләп тора. Бу вакытта безнең илебез халкы җилкәгә җилкә терәшеп, үзләренең гомерләрен бирә-бирә фашизмга каршы көрәшә. Бу сугыш илебезнең бер гаиләсенә дә кагылмыйча калмагандыр дип уйлыйм.
Безнең гаиләдә дә, туганнарым арасында сугышта катнашучылар күп булган. Аларның берсе Гайнанов Мирвәли Гайнан улы. 1941нче елның сентябрендә абыйлары белән сугышка китә. Ул вакытта аңа утыз өч яшь була. Минно-Сапёрный батальонының 737нче отделениесендә ефрейтор була. 1943нче елда минага эләгеп яралана, хастаханәгә эләгә. Уң кулын терсәккә кадәр өздерергә туры килә. Шуннан соң авылга кайтарыла. Авылга кайткач, колхозда төрле эштә эшли. 1984нче елда вафат була. Мирвәли бабай сугыштан күп медальләр һәм орденнар белән кайта. Алар арасында: 1942нче елда Калининский фронтында бирелгән “Батырлык өчен” медале; 1947нче елның декабрендә бирелгән “2нче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы” ордены; 1945нче елның гыйнварында бирелгән “Кызыл Йолдыз” ордены, ләкин әлеге орден 2018нче елда гына табылып кайтарыла. 
Мин сугышта катнашкан әби-бабаларым белән горурланам, һәм шундый  дөньяда яшәгәнемә аларга рәхмәтлемен. 
Гайнанова Айназ Руслан кызы

 

Түбән Мактама 1нче урта мәктәбенең
 10 нчы сыйныф укучысы

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919246
Язык: 
Татарский