Яшьнәп узган гомер...

pРәхимов  Вәли Солтангәрәй улы 1923 нче елның 13 нче июлендә Әлмәт районы Югары Мактама  авылында туа.1942 елда 19 яшендә Кызыл Армия сафларына чакырыла  һәм фронтка озатыла. Калининград һәм Воронеж шәһәрләрендә барган сугышларда катнаша. Озак та үтми  Вәли Солтангәрәй улына өлкән сержант званиесе бирелә./p p1943 нче елда уң кулы яралану сәбәпле,  демобилизацияләнә.Туган авылына әйләнеп кайта. Күрше Габдрәхмән авылы мәктәбенә военрук булып эшкә урнаша./p p Сугыштан соң Вәли Солтангәрәй улы Алабуга китапханәчеләр әзерләүче техникумын тәмамлый.Югары Мактама һәм Түбән Мактама авлларында авыл советы рәисе вазифаларын башкара.1943-1978 нче елларда Югары Мактама урта мәктәбендә укытучы булып эшли./p pРәхимов  Вәли Солтангәрәй улы бик күп медальләр иясе./p p1985 нче елда 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә./p pБөек Ватан сугышы инвалиды./p pРәхимов  Вәли Солтангәрәй улы тормыш иптәше Мәрзия ханым белән алты бала тәрбияләп үстерә. Авыр сугыш елларын күрсә дә, ветеран тулы канлы тормыш белән яши.Бөек Җиңүнең 70 еллыгын түземсезлек белән көтә, ләкин Җиңү көненә 9 көн кала, 92 яшендә  2015 нче елның 1 нче маенда вафат була./p p /p p /p pГалеева Равилә Рафаил кызы,/p p3нче мәктәпнең туган (татар) тел укытучысы./p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919245
Язык: 
Татарский