pБаганова (Чернышова) Татьяна Иван кызы 1931нче елның 25нче ноябрендә Алабуга районы Яковлево авылында крестьян гаиләсендә туа./p pБөек Ватан сугышы башлаганда, Татьянага 10 яшь була. Аның әтисе фронтта һәлак була. Тиздән, 1948нче елда аның әнисе дә үлә./p p1938нче елдан 1945нче кадәр Татьяна Иван кызы Яковлево җидееллык мәктәбендә укый. Ул апасы белән яши. Аннары Татьяна Мортов урта мәктәбен тәмамлый. 1951нче елда ул Алабуга Дәүләт педагогик институтына укырга керә. 1953нче елда ул “рус теле һәм әдәбияте укытучысы” квалификациясен ала./p p1953нче елның 16нчы августында Татьяна профессиональ эшчәнлеген Акташ районы Дербедень мәктәбендә башлый./p p1955нче елның 1нче сентябрендә ул Урсай җидееллык мәктәбе директоры итеп билгеләнә. 1960нчы елдан Татьяна Иван кызы Ямаш җидееллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый./p p1962нче елдан 1979нчы елга кадәр ул директор урынбасоры булып эшли. 1979нчы елдан 1987нче елга кадәр ул Ямаш сигезеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта./p p1987нче елның 1нче сентябрьдә Татьяна лаеклы ялга чыга./p p34 еллык педагогик стажында ул Советлар Союзының төрле югары уку йортларында югары белем алган күп кенә белемле укучыларны чыгара./p p36 яшендә тол кала. Өч лаеклы бала үстерә. Татьяна Иван кызы сугыш һәм хезмәт ветераны. Ул медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә./p p /p p /p pГорбунова Екатерина Николаевна, директор МБОУ «Ямашская ООШ»/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/919200