Сугыш...Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Бу сүз күп кенә кешеләр күңеленә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул.
Дошманга каршы кырыс көрәш 1418 көн һәм төн дәвам иттә. Миллионнарча ватандашлар сугыш кырларында башларын салды, һәлак булды, концлагерьларда җәфа чикте.
Быел халкыбыз 78 нче тапкыр Җиңү көнен билгеләп үтәчәк.
Җиңүгә килү юлы җиңел бирелмәгән, ул көнне күрүдә һәркемгә насыйп та булмаган. Күпләр сугыш кырларында ятып кала, фашист төрмәләрендә, концлагерьларда һәлак була, ачтан үлә. Ләкин исән калган һәм җиңеп чыккан кешеләр өчен кояшлы май аеның бу көне аларның тормышында иң шатлыклы һәм бәхетле көнгә әверелә.
1945 нче елның 9 нчы Мае тантана һәм матәм көне, кушылу һәм яңадан туу көне буларак Ватаныбыз тарихы елъязмасына мәңгелеккә кереп калды. Без ул елларның бөек батырлыгын беркайчан да онытмыйбыз. Барлык буын вәкилләре йөрәгендә әүвәлгечә дөньяны фашизм богауларыннан азат иткән каһарманнарга карата чиксез рәхмәт һәм олы горурлык хисләре саклана.
Без сезне Бөек Җиңүгә багышланган чараларда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле өлкән буынны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисләре уяна. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Хөрмәтле ветеран-фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре,сугыш чоры балалары авылдашлар, сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйбыз! Бәхет, тынычлык, яхшылык, тыныч Җирдә озак һәм бәхетле яшәвегезне телибез.
Фатыйх Кәрими исемендәге мемориаль музей