pБөек Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәр. Бу бәйрәм көнәрендә без сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыгын билгеләп үтмичә, аларга булган олы ихтирамыбызны белдермичә кала алмыйбыз. Шул чараларның берсе итеп "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясе барышында 1 майдан 9 майга кадәр Бөек Җиңү символлары белән тәрәзәләрне һәркем бизи алды. "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия патриотик акциясе 9 майга кадәр дәвам итте.br / Бездә бу акциягә бик теләп кушылдык.br / ⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐⭐br / Май кояшы җирне җылыткандаbr / Алмагачлар чәчәк атканда,br / Шатлык өстәп халкым күңеленәbr / Җиңү килде язгы таңнарда./p pҖиңү килде.Күпме халкым улыbr / Яу кырында салды башларынbr / Тыныч көннәр илдә тусын өченbr / Якынайтып җиңү таңнарын/p pЯтып калды анда мәңгелеккә:br / Калды ата, калды уллары.br / Күпме җирдә күпме аналарbr / Нарасыен кочып елады./p pСөйгән ярын яуга озатканнарbr / Тугры калып яшьлек антына,br / Гомер буе көтте бердәнберенbr / Керсез сөюләре хакына./p pКүпме толлар, кайтыр диеп көтеп,br / Яу кырында калган ирләрен,br / Иңнәрендә ялгыз күтәрделәрbr / Язмышларның авыр йөкләрен./p pБез яшәгән тыныч тормыш җиргәbr / Бик җиңелдән генә килмәгән.br / Җиңү өчен күпме батыр йөрәкbr / Гомерләре белән түләгән./p pШуңадырмы, илем күкләрендәbr / Алсуланып ата таңнары.br / Ак бәхеткә күмлеп яшә, халкым,br / Көнләшсеннәр әлеbr / Алмагачның ап-ак таҗлары./p pФәнусә Баянова шигыре/p pФатыйх Карими исемендәге мемориаль музей/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/919526