Бөек Җиңүнең 78 нче язын каршылап

Бөтен ил өстенә килгән бәхетсезлек 1941-1945 елларда Ватан сугышы авырлыгын Урсалабаш һәм Сөләй авылы  халкы да үз җилкәсендә зур намус белән күтәрде. Урсалабаш авылы фронтка үзенең 206 улын, Сөләй авылы 272 улын озата. Урсалабаш авылыннан – 93 кеше, Сөләй авылыннан 167 кеше сугыш кырларында ятып кала. Сугыш елларында халык азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үзләренең тормышларын биргән авылдашларыбызның исем-фамилияләре монументта гранит ташка язып куелган. Ул Сөләй авылында Ана һәйкәле янына урнаштырылган.

Урсалабаш авылы улы Әхмәдуллин  Мотыйк Әхмәтҗан улына сугыштагы батырлыклары өчен СССР  Верховный Советы Президиумның 1945 ел 24 март Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Ул  Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, Ленин Ордены, “Алтын йолдыз” медале, “Кызыл йолдыз” ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Будапештны алган өчен”, “В.И.Ленин тууына 100 ел тулу хөрмәтенә”, “Батыр хезмәт өчен” .медальләре белән бүләкләнгән.М. Әхмәдуллинның батырлыгы онытылмый. Сөләй мәктәбе тарихи музеенда Мотыйк Әхмәдуллинның фотолары, документлары, истәлек дәфтәре, Ленин ордены, туганнары, дуслары язган истәлекләр саклана. Алар безнең музейның төп фондын тәшкил итә. Музейда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм М.Әхмәдуллинга багышланган бүлек эшли. Урсалабаш авылына кергәндә аңа стелла куелган, мәдәният йорты ишек алдында аның бюсты тора. Урсалабаш авылының узәк урамы Әхмәдуллин исемен йөртә.

Җиңү бәйрәмендә һәр ел саен сугыш батырларын искә алу өчен Урсалабаш авылында  урнашкан Мотыйк Әхмадуллин бюсты янына һәм Сөләй авылында Ана һәйкәле янына җыелабыз. Быел бу чара 6нчы май көнне үтте, Бөек Җиңүнең 78 нче язын каршыладык. Һәйкәл янында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан митинг уздырылды. Биредә Сөләй урта мәктәбе коллективы, Сөләй, Урсалабаш авылы халкы һәм тыл батырлары катнашты. Мәктәбебез укучылары бәйрәмдә катнашучыларга әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим иттеләр һәм тыл батырларына, килгән кунакларга георгий тасмалары тактылар. Митингта авыл җирлеге башлыгы Бикбаев Ансар Җәүдәт улы, Ветераннар оешмасы җитәкчесе Хурамшина Лилия Камилкызы да катнашты. Алар да авыл халкына үзләренең котлауларын җиткерделәр. Шулай ук авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Мотыйк Әхмәтҗан улы Әхмадуллин бюстына, Ана һәйкәленә укучылар веноклар куйдылар, батырларыбызны 1 минут тынлык белән искә алдылар.

 

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе “Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”нең

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919525
Язык: 
Татарский