...Бай икәнсең син, Сәхипгәрәй

«Эштә булмаса ярый инде», - диде безне каршы алган ветераннар советы рәисе Җәмилә апа. «Ник, сез бит аны 84 яшендә дигән идегез», - дидем мин, гаҗәпләнеп. «Әйе, тик ул әле һаман эшли», - дип, Җәмилә апа капканы ачты.

Яшь алмагачлар янында тезелеп торган яңа утыртылган түтәлләр. Безнең язма героебыз әле генә эштән кайткан икән. Иркен, якты өйгә уздык. Өйгә туклык билгесе булган яңа гына салган ипи исе чыккан иде.

- Мин Әхмәтгәрәев Расим Сәхипгәрәй улы булам, 1939 елда туганмын, - дип башлады ул сүзен. - Әти-әниемнәр дә шушы төп Габдрахманныкылар иде. Без күп бала идек. - Шулай диюгә Расим абый елап җибәрде. - Картайгач шулай елата икән ул. Элек алай түгел идем, - дип сүзен дәвам итте. - Сугыш беткән көнне, бәйрәмне хәтерләмим. Ләкин әтинең кайтканы бик ачык хәтеремдә. Әти Бөгелмә вокзалына кайтып төшкән. Аннан бергә хезмәт иткән иптәше – Илтән-Бута авылы кешесе белән полуторка машинасында өйгә кайттылар. Анда инде башка солдатлар да бар иде. Бар да хәрби киемнән, орден-медальләр таккан. Бу июнь урталары дип хәтеремдә. Әни керләр юа иде. Без ярымшәрә. Сабантуй алды да булмадымы икән дим. Без барыбыз да - алты бала, йөгереп чыгып әтине кочаклап алдык. Шунда әти белән кайтучы солдатлар: «Ну, Сәхип, син бай икәнсең. Кара күпме бала синең!» - дигәннәр иде.

- Димәк, сугышка алганда алты бала әтисе дип тормаганнар?

- Әти сугышка киткәндә бишәү булганбыз. Алтынчыбыз Октябрь бәйрәме көнне - 1941 елның 7 ноябрендә туган. Авыл Советына танык-лык алырга баргач әнигә, Минехәят апа, малаеңа Октябрь дип исем кушыйк, дигәннәр. Юк, урыс исеме ул, дип, әни каршы
килгән. Аңа Разиф дип куштылар. Әле өйдә безнең белән сукыр бабай - әтинең әтисе бар иде.  Шулай итеп бер әнигә җиде җан булганбыз. Бабаем 1944 елда вафат булды.

Әйтергә генә җиңел. Дүрт ел буе алты ыштансызны саклап, тәрбияләп торырга кирәк бит. Әле каената да сукыр. Ләкин язмыш аларга мәрхәмәт-лерәк була. Сугышларны йөреп, дошманны җиңеп кайткан Сәхипгәрәй тырышып, яшәүнең «якасына ябыша». Колхоз эшеннән бушаган арада балта осталарын бергә җыйнап, буралар бурап, каралты-куралар эшләп көн итә. Тора-бара малайлар да кул астына керә башлый.

- Безнең әти бик уңган кеше иде. Бер дә тик торган чагын хәтерләмим. Язга, маллар кардага чыгуга, бөтен фермаларны яңартып, бурап, идәннәрен, түшәмнәрен җәеп куялар иде. Не-фтьчеләр булгач юллар ачылды, тракторлар бар, урманнарга юл бар. Әтинең балтасы һәрвакыт үзе белән иде. Эштән соң өйгә кайтып тормый, кем чакыра - шуңа эшләргә бара иде. Өй тулы бала бит. Аларга киеме дә, ашарына да кирәк, китап-дәфтәр дә алырга. Бераздан без аның белән эшли башладык. Әтигә бура да бураштык, бураларны чутлый да идек, аркылы кул пычкысы белән такта да ярдык. 

- Расим абый, Габдрахманда әтиегез салган өйләр калдымы икән әле?

- Авыл Советында эшләгән Наҗия апаңны беләсездер. Аларның өен дә әти бураган иде, ул исән.

Әти кеше малайларына эш өйрәткән, төпле тәрбия биргән. Сугыштан соң өйләрен яңарталар. Бераздан тагын зуррагын салалар. Совет чорында мәчетләр булмаганлыктан, авыл картлары Ураза, Корбан гаете намазларына Расим абыйның әтисе Сәхипгәрәй салган йортка җыела. Бәйрәм җитә башласа, авыл картлары: «Сәхипгәрәй, син безне ярдәмеңнән ташлама инде», - дип гозер белән киләләр. Ул бервакытта да каршы килми. «Әле мин өйләнгәч тә, Халидә апагыз килә торган картларга намазлыклар җәеп, әзерләп куя иде», - дип искә ала Расим абый.

- Малайлар бит инде атка хирыс була. Мин дә ярата идем атларны. Мәктәптә укыганда эшли идем инде. Ул вакытта бөтен бала эшләде. Эшләмичә булмый иде. Кыш мәктәпкә йөрибез, язга инде әзрәк буын ныгыган, кырга эшкә чыгасың. Башта сукалаганда я ат җитәкләп, я атланып йөрисең. Икенчең суканы тота. Аннан инде икмәк ташу, ындыр табагы. Тракторларга ягулык-майлау кирәк-яракларын карап тору, аларны майлау да миңа калды. Армиядә булдым. Тракторга да укыдым. Эшләмәгән эш калмады. Эштән курыккан, туйган юк. Маллар янында да, техника белән дә эшләдем.

Расим абый тиз генә торып, алдагы бүлмәдән бер кочак Мактау кәгазьләре күтәреп чыкты. Колхозныкы да, районныкы да, республиканыкы да бар анда. Болар бит йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр нәтиҗәсе. Ул әле бүген дә терекөмеш кебек бик җитез. Һаман эштә, һаман хәрәкәттә.

Сөйләшү тәмамлануга гомер буе Габдрахман халкын хуш исле икмәк белән тәэмин итеп яшәгән Халидә апаның чәе, тәмле коймагы әзер иде. Әйе, тамак тук, өс бөтен, өйләр иркен. Барысының да телендә бер генә сүз: сугышлар гына тизрәк туктасын иде дә, газиз балалар исән-сау кайтсыннар иде.

 

Рәфкать Шаһиев,

06 мая 2023ел, "Әлмәт таңнары" газетасы

Тулырак: http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/55534

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919514
Язык: 
Татарский