Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашучы актриса Зәкия Туешевага мемориаль такта ачылды

pМемориаль тактаны Әлмәт драма театры ачты./p pБүген, 9 майда, Әлмәттә Җәлил урамындагы 41а йортта Бөек Ватан сугышында катнашучы, Әлмәт театры актрисасы һәм режиссеры, ТАССРның халык артисты Зәкия Туешева хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды./p pУл 1919 елда Куйбышев өлкәсенең  Заиткино авылында туган. 1938-1941 елларда Г.Камал исемендәге ТДАТ каршындагы студиядә укый һәм театрның ярдәмче составында эшли. 1942-1946 елларда Совет Армиясе сафларында шәфкать туташы булып хезмәт итә. 1946 елның августыннан сентябренә кадәр Татар дәүләт күчмә театры актрисасы, 1948 елның февраленнән 1949 елның апреленә кадәр Мамадыш колхоз – совхоз театрында эшли, ә 1951 елның гыйнварыннан 1976 елга кадәр Әлмәт татар драма театры актрисасы һәм режиссеры. 1976-1990 елларда М.Горький исемендәге клуб каршындагы халык театры режиссеры.  1990-1994 елларда-Әлмәт дәүләт драма театрының баш режиссеры. ТАССРның халык артисты, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Әлмәтнең мактаулы гражданы (1997)./p pҖәлил урамындагы 41а номерлы йорт янында Зәкия Туешеваның фотосурәтләре белән кечкенә күргәзмә оештырылган, шулай ук Әлмәт театры артистлары да чыгыш ясады./p pТулырак: a href="http://almet-rt.ru/news/madniyat/55565"http://almet-rt.ru/news/madniyat/55565/a/p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919510
Язык: 
Татарский