Сибгатуллин оныклары без

Яз җитеп, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән чорда әби-бабайларыбыз турында хатирәләр кабат яңара.

Сибгатуллин оныклары без

Без аларны аеруча юксынып, хөрмәт һәм горурлык хисләре белән искә алабыз.

Минем ике бабам да Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларына кайту бәхетенә ирешкән шәхесләр.

Әниемнең әтисе Нури Сибгатулла улы Сибгатуллин ТАССРның атказанган укытучысы, Әлмәт районы Салкын Алан авылы мәктәбендә физика, математика фәннәре буенча белем биргән, директор, колхозның партия оешмасы җитәкчесе булып эшләгән кеше, аны районда күпләр беләләр. Сугыш елларында Нури Сибгатулла улы лейтенант, миномет батареясы командиры була, ике тапкыр яралана. Балтыйк буендагы Шяуляй каласын азат иткәндә минага эләгә һәм ике аягын да югалта. 9 ай госпитальдә дәвалана.

Аяксыз калуын ул башта бик авыр кичергән. «Ике аяксыз гарипне көтмәгез» дип тормыш иптәше Сәйдә әбиемә хат та язып җибәргән хәтта. Ләкин әбием ерак юлга чыгып, аны үзе барып алып кайта. Озак вакыт та үтми, бабамның Шяуляй шәһәрен азат итүдә катнашканы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр килеп ирешә.

Авылга кайткач, Нури бабам протезларда йөрергә өйрәнә. Аякка баскач укытучылык эшен дәвам итә, директор була. 1957 елны мәктәпнең яңа бинасы төзелә. Әнием шул чорда булган бер кызыклы вакыйганы да сөйләп калдырган иде. Төзелеш эшен фронтовик бабам һәрдаим күзәтеп торган. Мондый күзәтчелек, әлбәттә, төзүчеләрнең үзләренә генә ошап бетми. Инде түбәне япканда сөенешәләр. «Аксак директор өскә, түбәгә менеп тикшерә алмаячак», имеш. Икенче көнне ни күзләре белән күрсеннәр - бабам түбәдә йөри, эшнең сыйфатын тикшерә. Бабам эшләгән елларда мәктәп бакчасы булдырыла, анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Аларны саткан акчага укучылар бушлай ашый. Менә шундый тынгы белмәс кеше иде инде ул. Безне, оныкларын да гел эш белән тәрбияләп үстерде. Әле дә хәтердә: иртүк торуыбызга бабай көндәлек эш графигын төзеп куйган, эш сыйфаты билгесе куела торган графасы да бар иде. Бабай белән бергә утын да кисеп өйдек, печәнне дә сәндерәгә ташыдык, ишегалды да себердек.

Салкын Алан кешеләре бабамны да, әбиемне дә бик хөрмәт итәләр иде. Җәйге чорда бабамнарның капкасы гел ачык булды. Көн дә диярлек кунак килә, аларның барысы да кайчандыр Салкын Алан мәктәбен тәмамлап чыккан укучылар.

Ә безне авылда «Сибгатуллин оныклары» дип йөртәләр иде.

Ни кызганыч, бүгенге көндә Салкын Аланда мәктәп ябылган, балалар юк, авылда пенсионерлар гына гомер кичерә. Шуңа да карамастан, авыл үзенең матур табигате, ихлас, гади кешеләре белән үзенә тартып тора, һәм биредә яңа йортлар калкып чыга башлаган. Кем белә, бәлки күпмедер елдан соң бабам белән әбием яшәгән чордагы кебек Салкын Аланда кабаттан тормыш кайный башлар.

 

 

Тагын бер героем - әти-емнең әтисе Галимҗан Закир улы Шакиров. 45 яшен дә тутырмаган килеш  гүр иясе булган бабамны бер тапкыр да күргәнем булмаса да, аның белән чиксез горурланам. Галимҗан бабам 1923 елны Бондюг районы (хәзерге Менделеевск районы) Бәзәкә авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга кил-гән.

Сугышка 1942 елда киткән. Данлык-лы беренче укчылар дивизиясендә хезмәт итеп, Мәскәүне дошманнан саклаган. Шушында беренче тапкыр яраланган. Терелгәч, аны кече лейтенантлар курсларын үтәргә җибәрәләр. 1943 елның 15 мартында, әле курсант булган чорда, Галимҗан бабам кабат көчле яралану ала, монысында кыйпылчык аның калак сөягенә тия.

1943 елдан алып 1944 елга кадәр кече лейтенант Шакиров өченче Белоруссия фронтының 5 нче армиясе составында сугыша. Орша, Витебск, Белоруссия һәм Көнчыгыш Пруссия операцияләрендә катнаша. Вильнюста барган һөҗүм итү операциясендә бабамның аягына пуля тиеп, сөякләре чәрдәк-ләнә. Аны госпитальгә җибәрәләр. Соңыннан аны туган авылы Бәзәкәгә кайтаралар. Бирегә кайту белән ул мәктәптә эшли башлый. Бер уйлап карасаң, нинди көчле шәхес булган бит минем Галимҗан бабам. 19 яше дә тулмаган килеш армиягә китеп, инде 20 яшендә офицер булган һәм 21 яшендә укчылар ротасы белән командалык иткән! Сугыштан соң Алабуга дәүләт укытучылар институтын тәмамлаган, ә 1954 алып 1957 елга кадәр Сталин исемендәге колхоз рәисе булып хезмәт куйган, соңыннан «Кама» колхозын җитәкләгән.

Авылның өлкән буыны фронтовик бабамны бик хөрмәт белән искә ала. 60 нчы елларда колхозчыларга авылдан шәһәргә китәргә ярамаган, әлеге гамәл өчен җинаять эше дә кузгатырга мөмкин булган чорда бабам авылдашларына кирәкле белешмәләр язып биргән. Шул рәвешле авыл кешеләре Себернең нефть промыселларына, төзелешләргә барып эшләү мөмкинлеге алганнар. Менә шулай, бабамны курку белмәс, батыр йөрәкле, тәвәккәл кеше дими тагын кем дисең инде. 

Ике бабамны - ике героемны да бик кадерләп искә алам бүген. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аларның балалары Җиңү көнен шатлыклы күз яшьләре белән каршы ала. Аларның оныклары - без дә бу көнне нәкъ шундый халәттә каршылыйбыз. Дөньялар гына имин, күгебез генә аяз булсын!

 

Резеда Исмәгыйлева

 07.05.2023г., "Әлмәт танңары" газетасы

Тулырак: http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/55541

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919498
Язык: 
Татарский