Алар илгә Җиңү алып кайттылар!

       Мирсәитов Искәндәр Мирсәит улы 1905 нче елның 26 нчы ноябрендә Татарстан республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Гаиләдә

 6 бала була алар: 5 малай һәм 1 кыз.  Барысы да авыл мәдрәсәсендә белем алалар. Укуны бетергәч, Искәндәр  колхозда эшли. 1931 нче елны Яңа Кәшер авылы кызы Хәдичә исемле кызга өйләнә. Сугыш башлангач, гаиләдәге ир-егетләр барысы да: Хәмзә, Мирхәйдәр, Искәндәр, Мөҗәһит, Габбас, туган җирләрен фашистлардан сакларга дип, фронтка китәләр. Мирхәйдәр, Хәмзә  сугышта үлеп калалар. Искәндәр, Мөҗәһит һәм Габбаска исән-имин туган җирләренә кайтырга насыйп була.

Мирсәитов Искәндәр Мирсәит улы сугышка 1942 нче елның 13 нче гыйнварында китә. Сугышта ул 479 нчы укчылар полкында  хезмәт итә, сержант була. Бик күп батырлыклар эшли.  Искәндәр Мирсәит улы күрсәткән батырлыклары  өчен II нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (2) белән бүләкләнә,  I нче дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. 1943 нче елны бик каты яралана. Кыр госпиталендә тездән аста аягын кисәләр. Кызганычка каршы, аягында гангрена башлана, аякны тездән өстә кисәргә туры килә. Туган авылына кайткач, Искәндәр яшелчәлек бакчасында бригадир хезмәтен башкара. 1965 нче елга чаклы колхоз бакчасында хезмәт куя. Тормыш иптәше Хәдичә белән 7 бала үстерәләр. 2001 нче елның 23 нче июлендә вафат була.

 

 

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”нең

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919537
Язык: 
Татарский