"Без әтине көтеп яшәдек" (Сугыш чоры баласы, ветеран укытучы Вәлеева Ләлә Нури кызы истәлекләре)

Әтиләре сугышып йөргән чакта,

Алар нәни бала булганнар…

Тәпи йөрер- йөрмәс бала- чага 

Буразнадан билчән утаган.

Илгә- икмәк, авыл үзе өчен 

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган 

Ул елларның хуҗасын.

Олылар кебек күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 78 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу выкыйгалар кабат искә төшә.

ДәһшәтлесугышМәмәтмәктәбенең ветеран укытучысы, сугышчорыбаласыВәлиеваЛәләНурикызыгаиләсендәчитләтепүтми. Аларга да сугышның ачысынтатырга туры килә. Бөек Җиңү көннәрендә Ләлә апа белән очрашулар үткәрәбез. Ул укучыларга бу авыр еллар турында тетрәнеп сөйли, хатирәләре белән уртаклаша:

“... Мин 1939 елның 20 октябрендә Алабуга районы Камай авылында тудым. Бик кечкенә чаклар истә калмаган. 4-5 яшьләрдә илдәге куркыныч хәлләрне аңлый башлаган идем инде. Әти сугышта. Аңардан өчпочмаклы хатлар алып торабыз. Әни янында без ике бала. Яшәү авыр. Ашарга да такы-токы гына. Әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул эштә чакта, Марсель абыем белән авыл кырыендагы елгадан балык та тотык, урманнан балтырган, какы, җиләк җыюлар да калмады. Шулай тамак туйдырып яшәдек. Барысына да түзәбез, сугыш кына бетсен.

Сугыш беткәндә миңа 6 яшь иде. Әтидән хатлар да туктады. Без түземсезлек белән аның кайтуын көтәбез. Көн саен авыл балалары белән җыелышып, басу капкасы янына барабыз. Һәркем үз әтисен көтә. Берәр солдат күренсә, “Минем әти!” – дип каршысына йөгерәбез. Кемнеке булса да, сөенәбез. Үзебезнеке булмагач, күңел дә төшә инде. Бөтен гаиләбез белән әтине 1949 елга кадәр көтеп яшәдек. Хәбәрсез югалган хәбәрен алгач та, көтүдән туктамадык, гомер буе кайтыр дип өметләнеп яшәдек. Ләкин ул кайтмады.

Әни янында эшләүче кыз янына бер солдат кайтты. Ул миңа багышлап шигырь язды. Мин ул шигырьне ятлап, сәхнәләрдән сөйләп йөрдем. Бу кеше шагыйрь булган икән. Мин аны соңыннан, еллар үткәч кенә белдем. Исемен генә хәтерләмим инде.  Шигырьне сезгә дә сөйләп китәм.

Минем әти кайтмас инде.

Үлгән сугыш кырында.

Мин уйлыйм һәркөн саен

Гел әткәем турында.

Таң алдыннан яфраклардан

Көмеш чыклар коела.

Минем әткәй шул вакытта

Кайтыр төсле тоела.

Бик сагындым әгәр кайтса,

Елмаеп карар идем.

Күкрәгенә шомыртларның

Чәчкәсен кадар идем.

Дары исе сеңгән битен

Кочаклап үбәр идем.

Биер идем, җырлар идем,

Шигырьләр сыйләр идем.

Кочагына алыр иде

Назлы сөз сйләр иде.

“Ләлә, кызым, үскәнсең” – дип,

Иркәләп сөяр иде”.

**************

Ләлә Нури  кызы 1954 елда Камай җидееллык мәктәбен тәмамлап, Алабуга культура – агарту училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, Якутиядә театрда эшли. 1959 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетына  - рус теле һәм әдәбияты белгечлегенә укырга керә. Укуы тәмамлангач, Арча районы Урта Пошалым урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта.   Шушы авылда үзенең язмышын таба, агроном егет Җиһангир белән гаилә коралар.

1972 елдан Әлмәт районы Мәмәт урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. 1981-1983 елларда шушы ук мәктәпнең директоры вазифасын башкара. Шул елларда яңа мәктәпнең проекты эшләнә.

Ләлә Нуриевна укучыларны бик ярата, алар өчен ул тәрбияче дә, укытучы да, сердәш тә була. Рус телен укыту зур һөнәри осталык, түземлелек таләп итә. Ул даими эзләнеп, дәресләрен мавыктыргыч итеп уздыра. Укучылары белән даими аралашып яши, ике арада элемтә өзелми. 80 яшьлек юбилеен беренче чыгарылыш укучылары Казанда зурлап үздыралар. Үзләре дә лаеклы ялдагы “балалар” укытучы апаларын шулай хөрмәтлиләр.

Тырыш хезмәте өчен Ләлә апа ТАССР мәгариф министрлыгының Почет грамотасы, ВЛКСМ Үзәк комитетының мактау грамотасы, Әлмәт районы мәгариф идарәсе, шәһәр администрациясенең бик күп санлы грамоталары, Мактау кәгазьләре һәм “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән.

 

Мәмәт мәктәбенең туган тел (татар теле) укытучысы Л.Н.Ситдикова.

  (Ветеран укытучы белән очрашуны 6 сыйныф укучылары

белән Миннегалимова Г.Ф. оештырды).

 

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919674
Язык: 
Татарский