Минем гаиләм язмышында дәһшәтле сугыш еллары

pБабамstrong Кәримов Ибраһим Закир улы/strong 1920 нче елның 13 нче июнендә Апас районы  Югары Ындырчы авылында туган./p p20  яшендә Кызыл Армия сафларына алына. Бу хакта бабам болай дип сөйли иде: /p p       -   Сугыш башланган көнне  Белоцерков лагерендә  идек. Әлеге көн-22 нче июнь- бик матур якшәмбе  иде. Урман буенда палаткалы лагерьдә булганлыктан, таң атканда сугыш башлануын үз күзләребез белән күрдек. Белоцерковтан Смоленский шәһәренә җибәрделәр.Анда шәһәр инде янгын эчендә иде.Калуга ягына күчерделәр. Анда мин яраландым.Чигенергә  туры килде. Уң як калак сөягем яраланды. Днепр елгасын йөзеп чыгарга туры килде. Аннары өч  айлап госпитальдә яттым. Аркамның биш җирендә кыйпылчыклар бар иде, аларныыы алып тормадылар.1141 нче полкка санитар итеп җибәрделәр./p pКыш көне  Брянский урамында яраланган 3 солдатны ат белән арткы тылга илткәндә, артыбыздан бер истребитель куып җитеп атты.Шуннан кабат яраландым: уң яктагы өске иренемнән кереп, сул як аскы яңактан  чыккан кыйпылчык 10 тешемне сындырган һәм сул аягым  да  яраланган иде.Яраланган көе сан.ротама кайтып җиттем.Аннан Иванов өлкәсенең  Кирҗач шәһәрендә җиңел яралылар госпиталендә 2 ай ятып чыккач, Мәскәү шәһәренә теш куйдырырга җибәрәләр.Аннан көнбатыш фронтына эләктем./p pАртеллирист булып хезмәт иткән чакта, һөҗүм вакытында, башыма снаряд кыйпылчыгы эләкте, маңгайда 4 кә 5 см.чамасы җәрәхәт булганлыктан аңым китеп егылганмын. Сугышчан дуслар пулялар астыннан алып чыккач, кабат госпитальдә ятканмын. Аңсыз көннәрем бик озакка сузылып, уянгач,исән-сау булсам да йөри алмый идем. Кечкенә бала төсле кабаттан атлап йөрергә өйрәнергә туры килде./p pЭвокогоспиталь   № 4451 “ 8” 3-43.№ 418 “ авыр яралы” дип табу сәбәпле, Апас районы военкоматы хөкеменә калып, сугыштан кайтарылдым./p pБабам Кәримов Ибраһим Закир улы өч кат яралы һәм контузия алган кеше булуга карамастан, 27 ел элемтәче булып хезмәт куйды. Әбием белән матур тормыш корып, 5 бала үстерделәр. 1993 нче елда бабам вафат булды./p p                                                                                                                     * * */p pӘбиемstrong Кәримова (Саттарова)  Тәскирә Кәмәртдин кызы   1/strong924 нче елның  25 нче декабрендә  Апас районы Иске Йомралы авылында туа. Буа шәһәрендә медицина училищесын 1941 нче елда тәмамлап, 1943 нче елның  сентябрь аенда  сугышка китә. Башта хәрби әзерлек курслары үтә./p p1943-1945 нче елларда № 5867   эвакогоспитальдә  шәфкать туташы булып хезмәт итә. Сержант Тәскирә Кәмәртдин кызы бөтен гомерен кешеләрне сәламәтләндерүгә багышлый. 38 ел гомерен үз хезмәтенә тугры  калып хезмәт куя./p p      Бабам Кәримов Ибраһим Закир улы белән бергәләп 5 бала тәрбияләп үстереп, зур хөрмәткә лаек булды./p p      Әбием 2002 нче  елда вафат булды./p p /p p /p p /p p /p pМинникаева Лилия Илсур кызы/p p(Әлмәт шәһәре 4 нче гомуми белем мәктәбенең/p p6б сыйныф укучысы  Минникаев Алмазның әнисе)/p p /p p /p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919673
Язык: 
Татарский