pСугыш. Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Исегезгә төшерегез: Бөек Ватан сугышында күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп кенә балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, ятим калганнар./p pСугыш, сугыш… Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш. …/p pСугыш ул – өч яшендә ятим калган әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннәндә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә…/p pСугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын!/p p /p p /p pНургалиева Лилия Рамил кызы,/p pТайсуган төп гомуми белеем бирү мәктәбе укытучысы/p p /p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/919670