Мин бабама рәхмәтле

Н.З. Зыятдинов 1925 елның 25 июлендә Татарстан АССРның Әлмәт районы Тайсуган авылында крестьян гаиләсендә туа. 17 яшьтә үк карт бабам Бөек Ватан сугышына китә. Егет чагында ук чын батырлык үрнәге күрсәтеп, фашистларны җиңүдә катнашкан. Кече сержант дәрәҗәсенә күтәрелеп, сугышта каты яраланса да, (барлыгы 3 тапкыр, соңгысында аягы яралана) кабат сафка алына. Сугыш вакытында киләчәк тормышын билгеләүче вакыйга була. Бер авылны азат иткәндә ачлыктан ябыккан ана-баланы күргәч, үзенә сүз бирә: "исән-сау кайтсам, халыкның тамагын туйдырырлык икмәк үстерәм". 1940 нчы елдан алып бабамның тормышында икенче этап башлана, туган авылында хезмәт эшчәнлеге. Бригадир, агроном булып эшли. 1950 нче елда "Ярыш" колхозының рәисе булып авылдашлары тарафыннан сайлана. Эшен ике җиңен сызганып, лаеклы башкара. Колхоз рәисенә кыска вакыт эчендә таныла һәм хөрмәт яулый. Аның янына сабак алырга хәтта чит илләрдән һәм Татарстан Республикасыннан килгәннәр. Хезмәт итә башлау белән үк бөтен черек фермалар бетерелә. Моңа дәлил: "Ярыш"ны республикада алдынгыларга чыгара. Әмма шуның белән генә уңышлар бетми. 1958 нче елда Нәҗип  бабам Югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә. 1962 нче елда ир-атның сәләтен күргәч, артта калган "Баулы" хуҗалыгына җибәрелә һәм бу оешма да яктырып китә. 1973 нче елда "Гигант" эре хуҗалыгының директоры итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә эшчеләр коллективын берләштереп, төп бурычларны үтәүгә күп көч куя. Гаҗәп, "Гигант" бөтен республикада беренче була. Шулай ук Нәҗип Зыятдинов тарафыннан заманча, барлык уңайлыклар белән торак төзелә. Ул СССР ның халык депутаты, ике чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1958 нче елда Нәҗип Зыятдинов яңадан укырга китә, әмма, кызганычка каршы, бүтән Тайсуганга кайтмый. "Яңа" поселогында яши. 2008 нче елның 10 гыйнварында, 83 яшендә авыр һәм дәвамлы авырудан соң вафат була.

Аның хөрмәтенә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге Әлмәт шәһәренең паркында һәм туган авылы Тайсуганда бюстлар куелган. Шулай ук Әлмәтнең бер урамы бабамның исемен йөртә.

 

Шундый бөек шәхеснең медальләре һәм ореденнары булмаска мөмкин түгел. Белоруссиядә сугышта катнаша һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. 1976 нчы елда Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Шулай ук I дәрәҗә Ватан сугышы, Октябрь Революциясе һәм Почет билгесе орденнары, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены, күп санлы медальләр, Татарстан Республикасы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек була. 1982 елда СССР Югары Советы Президиумы исеменнән "Озак еллар намуслы хезмәте өчен" 1982 елның 12 августында ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән.

Зиатдинова Илюза Ильсуровна (ученица 11 А класса МБОУ "Гимназия №1 им. Р. Фахретдина")

Куратор проекта: Гиниятуллина Рания Газизяновна

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919861
Язык: 
Татарский