Алар илгә Җиңү алып кайттылар

Ризванов Нуриман Ризван улы 1910 нчы елда Татарстан Республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Башлангыч белемне һәм җидееллык белемне Сөләй авылы мәктәбендә ала.1933 нче елда Совет Армиясе сафларыннан кайткач,  Бөгелмә укытучылар хәзерләү курсларында укый. 1934 нче елда Сөләй җидееллык мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. Читтән торып укытучылар институтын тәмамлый. 1941 нче елда башланган сугыш бу гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Ризванов Нуриман абый беренче көннәрдә үк сугышка китә. 231 нче кавалерия полкында корал командиры була, Брянск фронтында фашистларга каршы сугыша. 1942 нче елның 19 нчы февралендә Козельск шәһәре янында яралана. Шул ук елның сентябрь аенда госпитальдән чыккач, аны Минск шәһәрендәге артиллерия училищесына җибәрәләр. 1943 нче елны 138 нче артиллерия полкында взвод командиры булып, Курск дугасындагы көрәшләрдә катнаша. 5 нче июльдән 25 нче июльгә кадәр фашистлар зур югалтуларга дучар булалар. 70 мең солдат һәм офицер үтерелә. 2900 танк, 195 үзйөрешле кораллар, 844 кыр орудиеләре, 1392 самолет, 500000 автомашина юк ителә. Украинадагы махсус операцияләр тәмамлангач, аларның гвардиясе ике ел ярым фашистлар блокадасында торырга мәҗбүр булган Ленинградка җибәрелә. Ул 1 нче Прибалтика фронты дип атала. 1943 нче елның 7 нче ноябрендә Ленинградка Мәскәү поездлары керә башлый. Бу шәһәр өчен каты сугышлар бара. Ризванов Нуриман  артиллерия командиры буларак һәрвакыт пехота гаскәрләре һәм командирлары белән элемтәдә тора. 1944 нче елның җәйге айларында Балтыйк буендагы авыр сугышта яралана һәм госпитальгә эләгә. 1945 нче елга кадәр запас полкта хезмәт итә. Сугыштагы батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены,II дәрәҗә  Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Башка орден-медальләре дә бар. 1945 нче елдан II группа Бөек Ватан сугышы инвалиды.

Илебез тыныч тормышка, төзелеш чорына күчкәч, Ризванов Нуриман абый бөтен көчен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә бирә. Ул 40 ел гомерен балалар укытуга багышлый.Нуриман абый 1996 нчы елның 18 нче сентябрендә вафат була.

 

 

 

 

 

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

Татарстан Республикасы

Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта 

гомуми  белем  мәктәбе”нең

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919947
Язык: 
Татарский