Алар илгә Җиңү алып кайттылар!

Сөләй урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә  “Минем гаиләм язмышында  Бөек  Ватан сугышы” темасына истәлек язмалары җыю дәвам итә. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Гөлнур Газыйм кызы да үзенең бабасы турындагы истәлекләрне сөйләде.

“Минем бабай, Гәрәев Мөхәммәтҗан Мәхмүт улы, 1910 нчы елны Татарстан республикасы Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа.Сугышка чаклы колхозда эшли. Гаилә коргач, Урсалабаш авылыннан ерак булмаган Салкын Чишмә авылына күчеп китәләр. 1939 нчы елны фин сугышына китә. Финнарга каршы сугышта катнаша. Аннан туган авылына кайта. Ләкин илдә тагын кайгы. Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышка киткәндә бабайның 3 баласы кала. Олы улына нибары 4 яшь, икенчесенә 2 яшь, ә кече кызына бары тик бер ай гына тулган була. Сугышта ул 186 нчы укчылар полкында хезмәт итә. Шулай ук 52 нче полк МВД һәм 1945 нче елда 212 нче полк МВД да сугыша. Ленинград оборонасы бәрелешләрендә катнаша. Бабай сугыштан 1946 нчы елда  кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнә. “Берлинны алган өчен”, “Берлинда җиңгән өчен” һәм башка медальләре бар.  Сугыштан кайткач, бабай колхозда күп еллар ферма мөдире һәм бригадир булып эшли. Үзенең тормыш иптәше Әминә әби белән берсеннән-берсе тырыш, хезмәт сөючән 10 бала тәрбияләп үстерделәр. Бабай 1989 нчы елда вафат булды.”

 

 

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

Татарстан Республикасы

Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта 

гомуми  белем  мәктәбе”нең

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/919946
Язык: 
Татарский