Хаҗиев Шәрипҗан Хаҗиәхмәт улы 1922 нче елның 1 нче июнендә Татарстан республикасының Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белемне ала. Укуны бетергәч, Шәрипҗан колхозда мал караучы булып эшли. 1942 нче елның гыйнвар аенда сугышка китә. Сугыштаул 698 нче Смоленск фронтында катнаша. Шунда бик каты яралана, туган авылына кайта. Ләкин озак тормый, ярасы төзәлгәч, кире сугышка китә. 1943 нче елны Ленинград шәһәре янындагы сугышларда катнаша, 102 нче укчылар полкында хезмәт итә. Каты бәрелешләр вакытында сул кул башы яралана һәм туган якларына кайта.Күрсәткән батырлыклары өчен Хаҗиев Шәрипҗан Хаҗиәхмәт улыII дәрәҗәВатан сугышы ордены белән бүләкләнә.Туган авылына кайткач, Шәрипҗанны Молотов урманнарын кисәргә җибәрәләр. Шунда үзенең тормыш иптәшен-Сарман районы Имән авылы кызы Мәсүфәне очрата. Авылына кайткач, яңадан колхозга эшкә урнаша. “Фрунзе” колхозы рәисен йөртүче була. Аннары колхозның төрле эшләрен башкара: идарә атларын карый, фермада эшли, сөт җыя. Тормыш иптәше Мәсүфә белән 3 бала: 2 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Олыгайган көннәрендә балалары тәрбиясендә яши. 2012 нче елда вафат була.
Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта гомуми белем мәктәбе”нең
туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы