"95 яшькә җитү – үзе бәхет"

"95 яшькә җитү – үзе бәхет"

95 яшь – олуг, хөрмәткә лаеклы юбилей. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә, дип әйтәләр. Авылыбыз да озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә. Елховой авылының акъяулыклы әбисе, тыл ветераны Дәрземанова Әминә Миңнегали кызы шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән Елховой авылы башлыгы Хасаншин Алмаз Әнәс улы, ветераннар советыннан Шарифуллина Халидә Гали кызы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә котладылар. Өлкән кешегә күп кирәк мени? Нибары сәламәтлек һәм бераз игътибар гына. Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр: алар җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргәннәр.  Әминә апа балалары белән бергә бик җылы, мул табыннар әзерләп каршы алдылар. Зур акылга ия олуг юбиляр тормыш сөючәнлеге, күтәренке күңел халәте белән аерылып тора.
Әминә ханым сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның игътибарын, күңел җылысын тоеп, шатлык-куанычларда гомер итүегезне телибез!”.

МБУ "РДК"

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/920205
Язык: 
Татарский