Олы итеп котлау юллыйк

pЕлховой авылында олкән яшьтәге ак- яулыклы әбиләре күп булуына без бик шат. Шуларның берсе тыл хезмәткәре Яруллина Рәйсә Зиангир кызы 2 августа үзенең гомер бәйрәме 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аның адресына котлауларның һәм теләкләрнең иң җылы, эчкерсез сүзләре яңгырады./p pОзын гомерле авыл хезмәтчәненең сөйкемле һәм күркәм йөзе еллар агышына буйсынмаган.Өйгә килеп кергәндә Рәйсә апа үз бүлмәсендә тәсбих тартып утыра иде ,килене Зөлкагидә апа үзенең елмаюы белән тәбрикләү өлешен өй түрендә хәстәрләп куелган мул табын артында дәвам иттерде.Рәйсә апа үзенең сикәлтәле һәм авыр тормыш юлын сөйләде. 100 яшьлек юбилеем да күрешергә насыйп булсын диде.һәр яңа көнгә шатланып яши, шөкер кыла./p pМөгаен, озынгомерлелекнең сере дә нәкъ шундадыр./p p /p pОлы итеп котлау юллыйк/p pТуксан яшь хөрмәтенә./p pҖиргә кадәр башны иеп,/p pЮбиляр хезмәтенә./p p /p pГомер буе армый-талмый/p pИлгә хезмәт иттегез./p pЯзмыш сынауларын кичеп,/p pТормыш юлын үттегез./p p /p pТау кадәр тырышлык куеп/p pМендегез биек үргә./p pШул хезмәтнең нәтиҗәсе/p pУрыныгыз бүген түрдә./p p /p pӘнә ничек олылыйлар,/p pХөрмәтли сезне Ватан./p pШул хөрмәтнең иң олысы/p pОчсын без торган яктан./p p /p pХөрмәте олы булса да,/p pБик гади теләгебез:/p pТыныч тормыш, озын гомер,/p pДип типсен йөрәгегез./p p /p p /p pИсмагилова С.Р./p p /p pРайонный Дом культуры г. Альметьевска/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/920515
Язык: 
Татарский