«Солдат даны»: музейда патриотик сәгать

Күптән түгел генә Халиулла Әхмәтшин исемендәге  Елховой авыл тарихы музеенда кызыклы һәм бик эчтәлекле очрашу булып узды.

Елховой һәм Түбән Абдул авылы балалары үз куллары белән көчле аяусыз сугыш чорларыннан калган, әле яңа гына җир куеныннан табып алынган  сугыш коралларян үз куллары белән тотып карау бәхетенә ирештеләр. Бу ничек булды соң?

        Әлмәт районы Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеена  Мәскәү өлкәсе Фрязин шәһәрендә урнашкан, Качалов Александр җитәкчелегендә  оешкан  “Исток  – Поиск” исемендәге эзләнү отряды эзтабары  Исмагилов Ринат Рифкат улы кайтып китте. Аның шушы кайтуы безнең өчен дә, балалар өчен дә бәйрәмгә әйләнде, чөнки очрашу вакытында ул балаларны үзе белән алып кайткан, әле бүген дә сугыш исе аңкып торган көчле сугышлар узган җирләрдән табылган әйберләр белән таныштырды. 

Шулай ук илебез яулаган җиңүләрдә катнашкан батырлар турында бик күп төрле тарихи хәлләр турында сөйләде. Балалар чын сугыш булган җирләрдән алып кайтылган әйберләрне тотып карагач та сүссез калдылар.

      —Бу сугыш кораллары белән сезнең бабаларыгыз сугышкан,-дигәч бигрәк тә йөзләре җиддиләнде. Күрәсең, һәрберсе күңелләре белән үзләренең бабаларын  исләренә төшереп, минем дэ бабам батыр бит дигән горурлану хисе белән янып куйдылар. 

        Шушындый очрашулар ешрак булса, балаларыбыз да, аларның әти-әниләре дә тарихны тулысынча күз алларына китереп, күңелләренә дөрес итеп салып куярлар иде.

 

Автор Х.Әхмәтшин исмендәге Елховой авыл тарихы муззеның җитәкчесе Газизова М.М.

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/920634
Язык: 
Татарский