Сугыш...1941 елда башланып 1945 елда тәмамланган Бөек Ватан сугышының
бетүенә инде 78 ел тулуына карамастан, бүгенге көндә дә шул сугышларның
нинди дәрәҗәдә аяусыз булуын раслап торучы дәлилләр җир өстенә әле
һаман калкып чыгып тора. Әлмәт районы Түбән Абдул авылы җирлегендә
урнашкан Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда
бүген “Исток - Поиск” эзләү отрядының эзтабары Исмагилов Ринат Рифкат
улы булып китте. Ул үзе Мәскәү өлкәсе Прядина шәһәрендә яши.
Ел саен, Качалков Александр җитәкчелегендә оешкан әлеге отряд, тарихны
яратучы, аны барларга омтылып торучы, төрле төбәкләрдән җыелган
эзтабарлар бергә җыелышып, Бөек Ватан сугышы узган урыннарда эзләнү
эшләре алып баралар. Шушы изге һәм авыр эшләр вакытында, алар сугыш
кораллары, сугышчыларның шәхси әйберләре белән бер рәттән әле һаман
батырларның үле гәүдәләрен дә табалар икән. Алай гына түгел, ул
гәүдәләрне кемнеке икәнен ачыклаганнан соң, җиренә җиткереп батырлар
каберлегенә күчереп җирлиләр.
Ринат Рифкат улы Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы
музеена да буш кул белән килми, эзләнүләр вакытында табылган
экспонатларны музей фондларына тапшыра. Быел да ул үзе белән барлыгы
егерме бер әйбер алып кайткан иде. Араларында реактивный снаряд
кыйпылчыгы, чәнечкеле тимер чыбык (немецларныкы), пулемёт лентасы һәм
башка бик күп төрле ату кораллары, легендар “Катюша”дан атылган
снарядның да бер өлеше бар иде.
Бу экспонатлар барысы да Мәскәү өлкәсеннән ерак булмаган Руза шәһәре
тирәсендә барган бик көчле сугышлардан соң калган. Ринат Исмагилов үзе
алып кайткан һәр әйбергә, аларның кайда һәм ничек табылуы турында тулы
мәгълүмат биреп калдырды.
Түбән Абдул авыл советы җирлеге башлыгы һәм Елховой авыл тарихы музее
коллективы “Исток - Поиск” исемендәге эзләү отрядында эшләүче барлык
эзтабарларга бу изге һәм катлаулы эшләрендә зур уңышлар, ныклы
сәламәтлек телиләр. Киләчәктә илләр-көннәр тыныч булып, бүгенге көндә
бара торган сугышлар тукталып, ир-егетләребез барысы да гаиләләренә исән-
имин кайтсыннар иде дигән теләктә калалар.
Авторы Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе
Газизова Мәдинә Мисбах кызы.